Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Сез сораган идегез

Сезгә хәзер дәшмәү яхшырак: 15-22 ноябрьгә йолдызнамә

Сәбәпләре булмаса да, кәефегезнең кискен төшүе ихтимал. Сезгә “яхшылык теләүчеләрнең” киңәшләренә артык ышанмагыз, эчке тоемлавыгызны тыңлагыз.

 

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Төрле башлангычлар өчен уңайлы вакыт җитә. Яңа мөмкинлекләр ачыла, бу мөмкинлекләрдән файдаланыгыз. Яңа, кирәкле элемтәләрне җайга салу өчен дә уңайлы атна. Чәршәмбе көнне сез яңа вазыйфага билгеләнергә мөмкин. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Авантюрада катнашу теләгегез белән көрәшегез, чөнки ул сезнең өчен яхшы тәмамланмаячак, өстәвенә бик зур чыгымнар да таләп итәргә мөмкин. Якын кешеләрегезнең киңәшләренә колак салыгыз, алар сезгә, башкарып чыгып булмый инде, дип уйлаган мәсьәләләрегезне дә хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сез башланган эшегезне бик тиз һәм нәтиҗәле башкарып чыгарсыз. Чын йөрәктән теләгән теләгегез дә һичшиксез тормышка ашачак. Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр булырга мөмкин. Әгәр дә эш урыны сезне канәгатьләндерми башласа, аны тагын да перспективалырак эшкә алмаштыра аласыз. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Бу атнада эш бик күп булачак, шуңа күрә өстегезгә өстәмә эш өймәгез, авыр булса да, юк, дип әйтергә өйрәнегез. Ашыгыч карарлар кабул итәргә кирәкми, барысын да җентекләп уйларга һәм киңәш сорарга кирәк. Дуслар белән аралашу сезне яңа идеяләр һәм яхшы перспективалар белән сөендерер.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Үзегезне йөгәндә тотарга тырышыгыз, хисләргә бирелергә кирәкми, тыныч һәм уйлап сөйләшегез. Беркемгә бернәрсә исбатларга кирәкми, энергиягезне яңа эшлекле элемтәләрне җайга салуга юнәлдерегез. Җомга көнне җитәкчегез максатчанлыгыгызны һәм эшкә җаваплы каравыгызны билгеләп үтәр.

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Сезгә һичшиксез уңыш елмаячак, ләкин күп көч һәм вакыт таләп итәчәк, әмма сез дусларыгыз һәм якыннарыгызның ярдәменә ышана аласыз. Кире какмагыз, ә компромисска барырга тырышыгыз. Эш темпын арттырмау яхшырак, ә киресенчә, киметү сезнең фвйдага булыр.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Атна җаваплы карарлар кабул итү өчен уңышсыз, әмма иҗади эш өчен уңайлы. Күңелле яңалык килеп ирешер, премия алырсыз. Җомга көнне шәхси амбицияләрдән баш тартыгыз, бу сезгә көчегезне һәм нервларыгызны саклап калырга мөмкинлек бирәчәк. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Атна хезмәт һәм ял өчен уңайлы. Сезгә максатыгызга ирешү өчен ихтыяр көчегезне тупларга кирәк булачак, әмма шәхси тормыш турында да онытырга ярамый. Ирекле эш режимы сайларга тырышыгыз, бу нәтиҗәгә уңай йогынты ясаячак. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Ыгы-зыгылы, көтелмәгән вакыйгалардан торган атна. Җитди эшләрне икенче атнага калдырып торыгыз, хәзер исә шәхси мәсьәләләрегезне хәл итү белән шөгыльләнегез. Артык кызыктыргыч проектлардан да ераграк тору хәерлерәк булыр. Чынбарлыкта барысы да сез уйлаганча килеп чыкмаска мөмкин. 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Үз-үзегездән канәгатьсезлек кичерүегезнең сәбәпләрен аңларга тырышыгыз. Сайлау һәрвакыт катлаулы була, шуңа күрә, барысын да яхшылап уйлагыз. Эштә сезне хөрмәт һәм аңлау көтә. Сезгә киңәш сорап мөрәҗәгать итәрләр. Булдыра алганча ярдәм итегез, әмма үз өстегезгә авыр йөк өймәгез. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сәбәпләре булмаса да, кәефегезнең кискен төшүе ихтимал. Сезгә “яхшылык теләүчеләрнең” киңәшләренә артык ышанмагыз, эчке тоемлавыгызны тыңлагыз. Бу атнада ерак сәфәргә һәм командировкаларга барырга кирәкми. Тормышларында нәрсәне дә булса үзгәртергә, эштә яки мөнәсәбәтләрдә яңа этап башларга уйлаучыларга аеруча игътибарлы булырга кирәк.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Сезгә хәзер дәшмәү яхшырак, бу сезне талашулардан коткарачак, һәм сезгә аяк чалырга теләүчеләргә мөмкинлек бирмәячәк. Сез төрле бюрократик каршылыклар белән очраша аласыз, тик моны җиңелү дип кабул итмәгез. Сабыр булыгыз. Ялларда актив ял итегез һәм бу сезнең бик шәп килеп чыгачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев