Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Афәрин: Иске Кормаш мәктәбе укучысы Самат Рәхмәтуллин «БлагоДарение» уздырган көрәш бәйгесендә I урынга лаек булды

«БлагоДарение» хәйрия фонды өченче тапкыр балалар һәм яшүсмерләр арасында милли көрәш бәйгесе оештырды.

 

          Турнир бу юлы Бөгелмә районының Карабаш поселогында узды. Районыбызның яшь көрәшчесе Самат Рәхмәтуллин 55 килограмм авырлыктагы 6-9 яшьлек балалар арасында барлык көндәшләрен дә отты.

Самат лаеклы рәвештә җиңү яулады.

          I урынга лаек булган райондашыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, "БлагоДарение" хәйрия фондын гамәлгә куючы Ирек Салихов имзалаган диплом белән бүләкләнде.

              Саматны һәм аның остазын чын күңелдән уңышлары белән тәбрик итәбез.

Киләчәктә милләтебез батыры булып үсәр дигән ышанычта калабыз.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев