Актаныш

БЕЗНЕКЕЛӘР: Актаныш кызы йөзү буенча спорт мастерына кандидат (КМС) нормативын үтәүгә иреште

Агымдагы  елның 29 ноябреннән 01 декабренә кадәр аралыкта  Казан шәһәренең  25 метрлы “Акчарлак”   йөзү бассейнында Татарстан Республикасы Беренчелеге узды.

Биредә Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре җыелма командаларыннан 500 гә якын спортчы катнашты.


Республика беренчелегенә оештырылган бәйгедә Актаныш районының   балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән Зилә Шәйхетдинова катнашып, йөзү буенча спорт мастерына кандидат (КМС)  нормативын үтәүгә  иреште. Райондашыбызны тәбрик итәбез! 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: