Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

«БлагоДарение» хәйрия фонды уздырган көрәш бәйгесендә Актаныштан барган 17 катнашучының 14-е призлы урынга лаек булды

«БлагоДарение» хәйрия фондының Бөгелмә районының Крабаш поселогында милли көрәш турниры уздыруын хәбәр иткән идек. Бәйгедә районыбыздан 17 яшь көрәшче катнашты. Алар арасыннан 14 укучы аеруча зур уңышларга иреште. Турнирда якташларыбыз яулаган биеклекләр турында сезгә дә җиткерәбез.

I урынга лаек булучылар:

25 кг авырлыкта Әнвәров Гадел (тренеры Әнвәров И.), 30 кг авырлыкта Шаймөхәммәтов Булат (тренеры Бикмөхәммәтов А.) , 40 кг Нургатин Адель (тренеры Әнвәров И.), 50 кг Газизов Илфат (тренеры Әнвәров И.), 5 5кг авырлыкта Рәхмәтуллин Самат  (тренеры Сираев Р.).

II урынга лаек булучылар:

40 кг авырлыкта Шакирзянов Лимар (тренеры Әнвәров И.), 45 кг авырлыкта Шәмсиев Ильяс (тренеры Садри А.), 60 кг авырлыкта Низамов Булат (тренеры Насыриев И.), 65 кг авырлыкта Хәйруллин М. (тренеры Насыриев И.).


III урынга лаек булучылар:

35  кг авырлыкта Галиуллин Ильфат (тренеры Әнвәров И.) ,40 кг авырлыкта  Баянов Илфир (тренеры Сираев Р.), 55 кг авырлыкта Исламов Гадел (тренеры Сираев Р.).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев