Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ЧЕМПИОН БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ: Фарис Хуҗин: Киләчәктә әтинең эшен дәвам итәсе килә

19 яшьлек Иске Җияш егете Фарис Хуҗиның билбау көрәше буенча Татарстанда узган Дөнья Чемпионатында, кызу канлы чечен, казах, үзбәк батырларын келәмгә егып чемпион исемен яулаганы хакында газетабызның алдагы санында хәбәр иткән идек инде. Шөкер, үзен дә күреп сөйләштек. 

Фарис Технология техникумның авыл хуҗалыгын механикалаштыру бүлегенең 2 курсында белем ала. Татар милли һәм билбау көрәше белән Илфир Әнвәров остазлыгында 7 яшьтән шөгыльләнә. Бүгенге көндә, әле яшь булуына карамастан, әлеге ике төрдән дә спорт мастерлыгына кандидат исемен яулаган. 


- Фарис, әлеге спорт төрен үзең теләп сайладыңмы, әллә әти-әни теләге булдымы ул?
- Безнең буында көрәшчеләр бик күп. Әти дә, бабам да, аның әтисе дә танылган көрәшчеләр. Әтинең көрәшкәнен күргәч, үзем дә әлеге спорт төренә тартылдым. Келәмгә ул алып чыкты дисәм дә арттыру булмас.

- Көрәшче өчен Дөнья Чемпионы исеменнән дә югарырак дәрәҗә юктыр. Киләчәккә планнарың нинди?
- Киләчәктә татар милли көрәше буенча да югары нәтиҗәләргә ирешәсе килә. 2017 елда узган Россия беренчелегендә җиңү яулаган идем. Әлегә көрәшәселәр алда әле.

- Чемпион исемен йөртү зур дәрәҗә дә, зур җаваплылык та. Чемпион булгач та синең тормышта нәрсәләр үзгәрде?
- Алай үзгәргән нәрсә сизмәдем инде үзем. Тагын да ныклап шөгыльләнәсе килә башлады, шул гына. 

- Көрәш бәйгеләрендә генә түгел, Сабантуйларда да еш катанашасыңдыр?
- Әйе, Сабантуй көрәшләреннән калган юк. Башкортстан аылларында да булган бар, әмма күпчелек район җирлегендә узган сабантуйларда катнашам.

- Көрәшеп алган иң зур бүләгең нинди?
- Әй хәтерләмим инде... Күпчелек шул акчалата бүләкләр була иде.

- Ә Дөнья чемпионатында җиңү яулагач нәрсә бирделәр?
- Диплом белән медаль бирделәр. Алдагы елдан махсус стипендия түләнәчәк. Әлегә күләмен төгәл әйтә алмыйм.

Реклама

- Техникумны тәмамлагач нинди планнар?
- Әле уйлап бетермәдем... 

- Бәлки спорт юлыннан китәсеңдер?
- Юк, әтинең эшен дәвам итәсе килә. Әтием фермер минем. Күпләп мал да асрыйбыз, җирләребез дә җитәрлек. 

- Җәйләр басу-кырларда узадыр синең?
- Әйе, авыл җирендә кул кушырып утырырга вакыт юк. Яллар хезмәттә уза. Ләкин якын, яратып башкарган эш ул. 

- Беренче тапкыр келәмгә баскан яки басарга уйлаган яшь көрәшчеләргә нинди киңәш бирер идең?
- Көрәш – ул җиңел спорт төре түгел. Башта һәрвакыт авыр. Түзем һәм максатка ирешүчән булырга, үз өстеңдә даими эшләргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына нинди дә булса җиңүләргә ирешергә була. Иң әүвәл үз-үзеңне җиңәргә кирәк. Шәхсән үземнең, әти-әнигә,  остазым Илфир абыйга зур рәхмәтләремне җиткерәсе килә. Әлеге җиңүдә аларның да өлешләре зурдан.

- Рәхмәт Фарис. Киләчәктә тагын да яңадан-яңа җиңүләр сиңа. 

Билбау көрәшенең кыскача тарихы
Татар көрәшен алга сөрү максатыннан 2003 елда Бөтенроссия билбаулы көрәш Федерациясе төзелә (беренче президенты – грек-рим төр көрәшчесе Риф Гайнанов). Федерация төзү фикерен Мәскәү көрәшчеләре алга сөргәнлектән, алар ярыш кагыйдәләре төзегәндә Мәскәүдә узган сабантуйларын күздә тоталар. Мәскәүдә күпчелек татарлар мишәр кавеменнән булганга сабантуйлар мишәрләр көрәше («алыш») кагыйдәләре белән уздырыла. Алышта, Татарстанда үстерелә торган көрәштөреннән аермалы буларак, аяк чалып көрәшү рөхсәт ителгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X