Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Әфәрин, шахматчылар!

Күптән түгел Казан шәһәрендә классик шахмат буенча команда чемпионаты үткәрелде.

Татарстан Республикасы беренчелегенә узган әлеге бәйгедә зур һәм кече шәһәрләрдән, авыл районнарыннан барысы 16 команда чыгыш ясады. Ленар Газыев, Нияз Фәррахов, Ригинат Нуриәхмәтов, Марат Имамов, Фирүзә Нәбиева, Зәйнәп Рахманова, Илдар Имамов, Фәһим Галимов безнең район данын яклап уйнадылар һәм бик матур нәтиҗәләргә ирештеләр. Алар хаклы рәвештә республика чемпионы исемен яулады. 
Блиц шахмат, рапид, классик шахмат – кыскасы барлык шушы төрләрдә дә актанышлылар 2019 елда республика чемпионнары исеменә лаек дип табылдылар! 
– Район башкарма комитетының яшьләр эшләре буенча, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Айдар Иманаевка, спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиевкә, район җитәкчелегенә рәхмәтебез зур, – диләр шахмат мәктәбе остаз-укытучылары.
                                                                                                               ***
Соңгы елларда ирешкән уңышларыбызны искә алып, Актаныш шахмат федерациясе, аның җитәкчесе Фәрит Муллагали улы Салихов Татарстан Республикасы шахмат федерациясенең Мактау кәгазе белән бүләкләнде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев