Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

ИСЕМ ҮЗГӘРСӘ ДӘ, ҖИСЕМ ҮЗГӘРМИ: Актанышта "Батыр" исеме кайсы корылмага биреләчәк?

Бинага исем бирү буенча бәйге дә игълан ителгән иде. 

“Актаныш” исеме алган универсаль спорткомплекс   5 ел  дәвамында  райондашларыбызны, район кунакларын массакүләм спорт чараларында кабул итә, биредәге спорт залларына да халык бик теләп йөри. 


Спорткомплексның атамасы хакында  шактый бәхәсләр барды. Районның иң зур спорт үзәгенә  исем бирү буенча бәйге дә игълан ителгән иде. 


Һәм, ниһаять,  спорткомплекс өчен кулай, яңгырашлы, аның статусын ачык чагылдыра торган исем табылды кебек. 2013 елның 26 декабрендә үз ишекләрен ачкан  әлеге бинага рәсми төстә  “Батыр”  дигән исем биреләчәк. 


Белгәнегезчә, 13 февральдә Актаныш М.Җәлил исемендәге легендар көрәш турнирын кабул итә. Татарстан һәм  регион дәрәҗәсендәге турнир нәкъ менә шушы спорт комплексына келәм батырларын җыя.  Чит республикалардан, чит регионнардан килгән көрәшчеләрне  бина “Батыр” исеме белән каршы алачак! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев