Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Республикада җиңделәр, федераль беренчелеккә әзерләнәләр

Дзюдо белән шөгыльләнүче малайлар һәм кызларыбыз Болгар шәһәреннән медальләр белән кайттылар.

 24-25 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы беренчелегенә үткәрелгән ярышта 
җиңүгә ирешеп, пьедесталда бүләкләнде алар. 

Бәйге 2006-2007 елгылар, ягъни 15 яшькә кадәрге балалар арасында узды. Актаныш кызы Йолдыз Сәрвәрова үз яшьтәшләре арасында I урынны яулады. Афәрин, Йолдыз, булдырасың, син – Актаныш горурлыгы. 

7 мәртәбә көрәш мәйданында көч сынашкан Ринат Садертдинов та бронза медаль алуга иреште. 

Алар икесе дә Актанышның 2 нче мәктәбендә укыйлар. Шамил Әхмәтов остазлыгында дзюдо белән шөгыльләнәләр. Көчле, җитез һәм күнекмә осталыгына ия яшь спортчылар тәрбияләнә анда. 

Йолдыз да, Ринат та Идел буе федераль округы беренчелегендә катнашу хокукы яулады. Әлеге ярыш Пермь өлкәсе Соликамск шәһәрендә узачак. Яшь спортчыларыбызга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев