Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Спорт хәбәрләре

Шахмат буенча Россия чемпионнары

19-23 гыйнвар көннәрендә Удмуртия Республикасы Дебессы бистәсендә авыл җирлекләрендә яшәүче укучы балаларның шәхси-команда беренчелегенә Бөтенроссия шахмат ярышлары үтте.

Ул бу җирлектә беренче тапкыр узды. Удмуртия Республикасы мәгариф һәм спорт министрларының, Мәскәүдән Россия шахмат федерациясе тармак җитәкчесенең катнашуы катнашучыларга өстәмә көч-дәрт өстәде. Бу хакта шахмат мәктәбе остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов хәбәр итте.Ул бу җирлектә беренче тапкыр узды. Удмуртия Республикасы мәгариф һәм спорт министрларының, Мәскәүдән Россия шахмат федерациясе тармак җитәкчесенең катнашуы катнашучыларга өстәмә көч-дәрт өстәде. Бу хакта шахмат мәктәбе остазлары Фәһим Галимов һәм Илдар Имамов хәбәр итте.

Фәһим Галимов:

– 4 көнгә сузылган ярышлар
2 төрдә узды. Барысы 160 малай һәм 62 кыз катнашты. Беренче ике көндә рапид (тиз йөрешле шахмат); соңгы ике көндә блиц (яшен тизлегендә уен) ярышы үтте. Рапид ярышында 3 малай һәм 1 кыздан торган команда уйнарга тиеш иде. Шуңа карамастан, без команданың берсен 4 кыздан гына төзедек. Нәтиҗәдә, 3 кыз малайлар белән көч сынашырга мәҗбүр булды.

Фирүзә Нәбиева, Алияна Айбашева, Альбина Әхмәтҗанова һәм Рәзилә Нәбиева уйнаган төркем бердәнбер үзенчәлекле команда иде. Кызларга малайлар белән ярышуның ничек җиңел булмаганлыгын исәпкә алсак, аларның 57 команда арасында 15 нче урын алуы мактауга лаек. Тырыштылар, бик яхшы уен күрсәттеләр.

Кызлар арасында уйнаган Рәзилә Нәбиева рапидта шәхси беренчелектә II урынга чыгып, көмеш медаль белән бүләкләнде.

Әгәр кызларны шәхси беренчелектә уйнарга куйган булсак, алар 15 яшькә кадәрле кызлар арасында, һичшиксез, призлы урыннар алырга мөмкин иде. Ләкин без аларны, чыныктыру максатыннан, малайлар белән уйнаттык. Шушындый шактый саллы чыныгулардан соң, кызларыбыз блиц ярышта искиткеч матур күрсәткечләргә ирештеләр.

11 тур буена дәвам иткән беренчелектә 60 кыз арасында Рәзилә Нәбиева III урынны яулады, ә бит монда 2002 елгыдан башлап барлык кызлар да уйнады. Ә инде үз яшь төркемендә ул чемпионка исеменә лаек булып, кубок һәм медаль белән бүләкләнде (абсолютта да – кубок, медаль). Яхшы, ышанычлы, куркусыз, кыю һәм төгәл уен күрсәтүе белән Рәзилә – башкаларга үрнәк.

Соңгы 2 турда бу ярышлар Актаныш районы беренчелеген хәтерләтте, чөнки алдагы 5 өстәлдә бары тик безнекеләр генә уйнады, димәк призларга төп дәгъвачылар да алар иде. Шулай итеп, блиц ярышлар төгәлләнде һәм нәтиҗәләре искиткеч көчле булды.

Альбина Әхмәтҗанова (кубок+
диплом, медаль) – I, Алияна Айбашева (медаль, диплом) – II, Фирүзә Нәбиева (медаль,
диплом) – III урында, һәрберсе аерым мактауга лаек. Мондый күренешнең әле бер ярышта да күренгәне юк иде. Булдырдыгыз, кызлар! Әти-әниләрегезгә –
аерым рәхмәт.

Илдар Имамов:

– 57 команда  ярышты. Иң яшь уенчы – 2014 елгы бала иде. Актанышлылар ике командага бүленде. Беренчесендә минем шәкертләрем  Таһир Хөрмәтуллин, Мансур Закирҗанов, Данияр Латыйпов, Зәйнәп Рахманова; икенчесендә тренер Фәһим Галимовның кызлары Фирүзә Нәбиева, Рәзилә Нәбиева, Алияна Айбашева, Альбина Әхмәтҗанова уйнады.

Рапид ярышында егетләрдән торган+Зәйнәп Рахманова төркеме 57 команда арасында III урын яулады. Шәхси призлары да бар.

Таһир Хөрмәтуллин Россия чемпионы исемен яулады, Мансур Закирҗанов һәм Зәйнәп Рамазанова үз яшьтәшләре арасында III урынга иреште.

22 гыйнвар көнне блиц-ярышлар узды. Егетләр һәм Рахманова бик көчле уен күрсәттеләр. Өч команда – Татарстанның Актаныш, Мари Эльның Медведевск, Башкортстанның Чишмә районнары нәтиҗәләре тигез очко белән туплады.

Өстәмә күрсәткечләр буенча
I урын – Марий Эл командасына, II урын Актанышка бирелде.

Мансур Закирҗанов 120 шахматчы ир-бала арасында абсолют җиңүче булды һәм Россия чемпионы исемен яулады. Данияр Латыйпов һәм Зәйнәп Рахманова үз яшендә – икенче, Таһир Хөрмәтуллин өченче урын алды, медальләр, дипломнар белән бүләкләнде.

Ярыш нәтиҗәләре буенча, Таһир Хөрмәтуллин чемпион калды, ике кубок, 5 медаль иясе.

Мансур Закирҗанов, Зәйнәп Рахманова – 4, Данияр Латыйпов
3 медаль алды.

Оештыру комитеты һәм Удмуртия шахмат федерациясе Актаныш район башлыгы Энгель Фәттаховка һәм Актаныш спорт мәктәбе директоры Ленис Вәлиевкә
Рәхмәт хаты тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев