Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Полезная информация

Быел бәрәңгене кайчан утыртырга?

Ашыгып, бәрәңгене салкын туфракка утыртып куймагыз.

Кыш һәм яз башы җылы булса да, Россиянең үзәк өлешендә климат субтропикка әверелми. Бәрәңгене елдагыча вакытта утыртырга кирәк, алдан утыртырга ашыкмау хәерле. Бу турыда РИА Новости агентлыгы Россия Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Роман Вильфандка сылтама белән хәбәр итте.

«Россиядә март бик җылы булган чаклар да бар иде. Мәсәлән, 2017 елда март җылы булды. Шулай да 10 апрельдән башлап салкыннар килде, 9 майда исә кар ятты. 9 майда температура 5 градустан күтәрелмәде. Без субтропикларда яшибез дип, бәрәңгене алдан утыртып куймагыз», — ди синоптик.

Реклама

«Бәрәңгене майның беренче ункөнлеге азагында утырту хәерле. Бу вакытта туфрак туң булмый, бәрәңге утыртыр өчен җитәрлек җылы була», — ди Вильфанд.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев