Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Борчаклы ашка сөякле ит әйбәт

Борчаклы ашны пешерүдә һәр хуҗабикәнең үз рецепты. Мин үзем бу ашка сөякле итне яхшы дип табам.

                    Үрдәк, каз һәм эре малның сөякле итен кушып шулпа кайнатам. Шунда ук берәр кишер өстим. Пешеп чыгарга ярты сәгать кала ярылган борчак салам. Аннан турап  бәрәңге, борчагы изелеп пешсен  өчен калак очына гына элеп чәй содасы кушам. Иң соңыннан кыздырып суган салам.

                    Баскан токмач белән пешергәнне дә яратучылар бар. Кайберәүләр ысланган казылык та борчаклы ашка аерым бер тәм бирә, ди.

                   Ашны тәлинкәләргә бүлгәч яшеллек белән бизәп табынга чыгарабыз.

                     Ә сез борчаклы ашны ничек пешерәсез, киңәшләрегезне безгә дә җиткерегез әле.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев