Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Яңа ел табынына «Ричард» салаты

Әлеге салат катламлап ясала.

Салат өчен кирәк:

пешкән ит - 200 гр.
консерваланган кукуруз 150 гр.
1әр пешкән кишер һәм бәрәңге
2 пешкән йомырка 
8-10 әчтерхан чикләвеге
бераз тоз, кара борыч
майонез
бизәр өчен гранат төшләре, кукуруз орлыклары, петрушка, помидор кулланырга мөмкин

Һәр катламга майонез  кирәк була. Формада  ясый башлыйбыз. 

1 нче катлам кырылган кишер
2 нче катлам вакланган чикләвек
3 нче катлам кукуруз
4 нче катлам йомырка
5 нче катлам ит
6 нчы катлам бәрәңге, монда майонез кирәкми.

Ясап бетергәч, әкрен генә тарелкага әйләндереп салабыз, ягъни кырылган кишер катламы өстә кала, ә бәрәңге иң аста була. Кишер  өстенә сеткалап майонез сөртәбез дә, салатны кукуруз, гранат, петрушка белән бизибез! 
Салат әзер! Тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев