Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Кышка бергәләп әзерләник- бик тәмле лечо рецептын тәкъдим итәбез

Бакчада кыярлар күбәеп киттеме? Әйдәгез, бик тәмле лечо ясыйбыз.

Кызарып пешкән помидорларны да нишләтергә белгән юк, дисезме? Әйдәгез, кышкылыкка лечо ясыйбыз. Искиткеч тәмле була!

Лечо өчен 2,5 килограмм помидор, 1 килограмм татлы борыч, 200 грамм шикәр комы, 5 килограмм кыяр, бераз петрушка, базилик, бер баш сарымсак, 200 грамм 6 процентлы аш серкәсе, 200 грамм үсемлек мае, 3 аш кашыгы өеп тоз кирәк булачак.

Кыярдан башка яшелчәләрне иттарткыч, яки комбайн аша үткәрергә кирәк. Шуңа тәмләткечләрне кушып, 15 минут кайнатабыз.

Шул вакыт эчендә кыярны түгәрәкләп турыйбыз. Картайган кыярларның тышын чистартырга, эре төшләрен алырга кирәк. Кыярны катнашмага кушып, янә 10 минут кайнатабыз. Соңыннан вак итеп туралган сарымсакны һәм аш серкәсен салабыз.

Чәй содасы белән яхшылап юып, стерильләштерелгән банкаларга кайнап торган лечоны тутырабыз һәм, капкачын ябып, җылы итеп төреп куябыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев