Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Помидор каклыйбызмы?

Помидорны юып, урталай кисәргә һәм чәй кашыгы белән эчен алырга. Эчен калдырырга да ярый, ул чагында озаграк кибәчәк.

 

helperia.ru

 

 

1 кг помидор (слива сыман сорт яхшы), тәмләткечләр, 5-6 тырнак сарымсак, тоз, зәйтүн мае.

Помидорны юып, урталай кисәргә һәм чәй кашыгы белән эчен алырга. Эчен калдырырга да ярый, ул чагында озаграк кибәчәк. Аслыкка пергамент кәгазь җәяргә һәм помидорларны киселгән ягын өскә каратып тезәргә, тоз сибәргә. 90-100 оС кызулыктагы духовкада (конвекция режимында) 3-3,5 сәгать киптерергә. Озаграк кибәргә дә мөмкин, үзегезнең духовкага карагыз. Помидорларны әйләндерергә кирәкми.

Сарымсакны турарга. Киптерелгән помидорларны банкага тутырырга, сарымсак, тәмләткечләр сибәргә һәм зәйтүн мае агызырга. Май помидорны тулысынча капларга тиеш.

Бер тәүлектән ашый башларга ярый. Салкынча урында сакларга кирәк. Кышка әзерләсәгез, банкаларны стерильләштерегез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев