Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Шашлык сезонын яптык та бит...

Ә тәме тел очында калды... Әйдәгез, мичтә пешерәбез шашлыкны!

 

 

Шашлык сезонын яптык та бит...

Шашлык сезонын яптык та бит...

1 килограмм сум иткә 250 грамм бекон, 2-3 суган, ярты лимон суты, 100 миллилитр су, тоз һәм борыч кирәк. Алдан агач шашлык таякчыклары алып куегыз.

Итне юып, шашлык кисәкләренә турагыз. Тоз, борыч һәм лимон суты белән бутагыз. Суганны боҗралап кисеп, иткә кушып, су салыгыз. Ярты сәгать маринадлагыз.

Беконны нечкә тасмаларга кисегез. Итне бекон һәм суган белән аралаштырып, шашлык таякларына тезәргә. Өч литрлы банка төбенә калган суганны тезәргә, һәрберсенә 4-5 шампур салырга кирәк. Аны фольга белән тыгызлап ябарга. Банклар тышкы яктан коры булырга тиеш. Ярылмасын өчен, аларны салкын мичкә куярга кирәк. 180 градуста 60-80 минут пешерергә кирәк булачак.

Газны сүндергәч, банкаларны бераз суытырга, шуннан соң гына алып, өстәлгә бирергә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев