Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Тиздән-бәйрәмнәр: Оста хуҗабикәләрдән мантый рецепты

Тиздән Яңа ел бәйрәмнәре. Кунак-төшем дә күп була, кайчак ашарга әзерләргә җай булмаганда алдан ясап куйган пилмән-мантыйлар һәрвакыт ярдәмгә килә. Безнең сайтыбызны даими укып баручы оста хуҗабикәләр менә мондый ысул белән күпләп ярымфабрикатлар әзерләгәннәр.

Күп итеп мантый ясап куйдым.

Бу рецепт буенча ясагач, камыры ертылмый, әйбәт була.

Савытка 0,4 л кайнар су, 1 чэй калагы тоз, 50 гр сыек май, он салып тиз генэ болгаттым, аннан шушы катнашмага ике йомырка сыттым. 2 аш калагы майонез да кушып бераз баскач, камырны ярты сәгать ял иттердем.

Эчлек- иттарткычтан чыккан ит һәм суган, бик вак кына итеп туралган бәрәңге, тоз, борыч.

Ризыкларыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев