Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын!

Урама пешерик әле

Төрле төсләрдәге ураманы хәзер чәкчәк урынына мәҗлесләргә дә күчтәнәчкә алып киләләр. Әлбәттә, оста куллы апа- ханымнар бу тәмлекәчнең серен ачарга бик ашыгып тормый. Шулай да менә бу рецепттан ярыйсы гына тәмле урама килеп чыкты.

Урама пешерү өчен 4 йомырка, шикәр комы, тоз, сыек май, он кирәк.

 Йомырканың берсен тулаем, калган өчесенең сарысын салып, шикәр, тоз салып, блендер белән болгатабыз. Алдан иләп куелган онны салып, камыр басабыз. Камыр йомшак булырга тиеш. Камырны баскач, аны пакетка салып, 20-30 минутка ял итәргә куябыз. Аннан соң, камырны юка итеп җәябез. Җилләмәсен өчен, өстен каплап куябыз. Урамаларны кисәбез. Тигез һәм матур булсын өчен линейкадан файдаланырга була. Кисеп бетергәч, өстен каплап торабыз. Берәм-берәм роллы таякчыкларына урап, кызган майда әйләндерә-әйләндерә пешерәбез. Таралып китмәсен өчен, яныннан тотып торабыз. Ике ягын да пешереп бетергәч, урамаларны салфеткага тезәбез. Аларны матур тәлинкә яки подноска тезеп куябыз. Өстенә шикәр оны сибәбез.

Шушы ук камырдан ураманы төрле формада һәм төрле төстә пешереп була. Урама бәйрәм табынының күрке булып тора. Пешеп чыккач, янына сихәтле чәй ясап куйсаң, урама һәр кунакның күңеленә юл табачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев