Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Татарстан Яшьләре

«Яшьлек» үзәге «Төпле шәхес» белем бирү модулендә яшьләрне бизнеска өйрәтәчәк

2022 елның башында Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы юридик затлар арасында грант бәйгесе игълан итте. Анда безнең «Яшьлек» яшьләр үзәге дә катнашып, «Төпле шәхес» белем бирү модуле проектын тәкъдим итте. Проект уңышлы дип табылды һәм яшьләребез җиңү яулап 800 мең сум грант отты.

            Бүген "Яшьлек" яшьләр үзәге әлеге проектны тормышка ашырырга әзерләнә. Үзәкнең җитәкчесе Денис Могътазиров әзерлек барышы белән безне дә таныштырды. 

                     "Төпле шәхес" белем бирү модуле  районыбызның "Бүләк" ял-сәламәтләндерү лагере базасында ноябрь аенда оештырылачак. Форматы ике көнлек укулар рәвешендә булачак. Әлбәттә бу модульгә районыбыз яшьләрен тарту беренчел максат. Шулай ук республикабызның Чаллы зонасына караган Минзәлә, Әгерҗе, Әлмәт, Мөслим, Сарман районнарына да актив яшьләрне чакырып хатлар җибәреләчәк.

- Катнашучыларның саны 100 дән дә ким булмас дип уйлыйбыз. Безгә заявка җибәргәндә иң мөһиме- катнашырга теләк белдерүченең бизнес планы булу.  "Яшьлек" яшьләр үзәге каршында төзелгән комиссия иң кызыклы дип тапкан авторларны "Төпле шәхес" белем бирү модуленә чакырачак. Модуль барышын Татарстан Республикасы Яшьләр министрлыгы җитәкчелеге дә караячак, әлбәттә, алар җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасында катнашачак. Җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерлибез.

          Ике көнлек уку вакытында бизнес планны тормышка ашыру, үстерү буенча Казан, Чаллы шәһәрләреннән компетентлы спикерларның белем бирүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев