Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

25 ФОРМА: Актаныш районы май аена нәтиҗә ясады

Көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотып, алга куелган максат-бурычлар билгеләнде. 

Актанышта ай саен табибларның, җирлек башлыкларының, мәктәп директорларының, полиция, социаль яклау бүлеге вәкилләренең  бергә җыелып, җирлекләрдәге демографик вәзгыятькә, авыр, эчүче гаиләләр юнәлешендәге эшчәнлеккә күзәтү ясау, югалту-табышларын барлаучы киңәшмәнең май ае нәтиҗәләренә багышланганы 25 июнь көнне үтте. Гадәттәгечә, көн кадагына чыгарылган мәсьәләләр буенча җаваплы затлар хисап тотып, алга куелган максат-бурычлар билгеләнде. 

Реклама

Бу юлы да җирлек башлыкларының эшчәнлеге берничә күрсәткеч буенча бәяләнеп, югары күрсәткечкә ирешкән җирлек  пар күгәрченгә лаек булды.  Үлем структурасы, эш яшендәгеләрнең вафаты, социаль яктан куркыныч, авыр гаиләләр саны, гаиләләрдә теркәлгән җәнҗаллар, җирлектә туган балалар саны исәпкә алынганнан соң, пар күгәрчен Мәсәде авыл җирлегенә тапшырылды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев