Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актаныш районында инвалидлар ункөнлегенең чаралар планы

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне. Игелекле эшләргә, декадага старт бирү. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашуы - 1 декабрь. Белем көне. Мәктәпләрдә "Мин тормышны яратам!" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары. Балалар иҗат үзәгендәге балалар иҗат коллективларының Пучы картлар һәм...

Мәрхәмәт һәм хөрмәт көне.
Игелекле эшләргә, декадага старт бирү. Район җитәкчеләренең авыллардагы инвалидлар оешмалары, аларның президиум әгъзалары белән очрашуы - 1 декабрь.
Белем көне.
Мәктәпләрдә "Мин тормышны яратам!" темасына сыйныф сәгатьләре үткәрү. Инвалид балаларның әти-әниләре белән бергә сыйныф сәгатьләрендә, дәресләрдә катнашулары. Балалар иҗат үзәгендәге балалар иҗат коллективларының Пучы картлар һәм инвалидлар йортында чыгышы - 1-3 декабрь.
Юридик ярдәм көне.
Бушлай юридик ярдәм күрсәтү - 2 декабрь.
Хезмәткә урнашуда ярдәм көне.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбыз өчен вакансияләр ярминкәсе үткәрү. Эшләмәүче инвалидларга психологик ярдәм күрсәтү - 7 декабрь.
Музей көне.
Район инвалидлар җәмгыятенең соңгы ун елда спорт өлкәсендә ирешкән казанышларына багышланган экспозиция ачу - 2 декабрь.
Инвалид балалар арасында "Ак торналар" бәйгесе үткәрү - 5 декабрь.
Театр һәм кино көне.
Инвалид балалар өчен район сәнгать мәктәбе коллективының театральләшкән тамашасын күрсәтү, киносеанслар оештыру - 6 декабрь.
Мәрхәмәт һәм күңел җылысы көне.
Оешмалары булмаган инвалидларда мәктәп укучылары булып, хуҗалык эшләрендә ярдәм итү, концерт номерлары күрсәтү, үзләре эшләгән сувенирларны, күчтәнәчләр бирү - декада дәвамында.
"Без сезнең белән!" девизы астында, урын өстендә ятучы һәм онкология белән авыручы инвалид балаларның өйләренә бару, аларның яшәү шартларын өйрәнү, ихтыяҗларын ачыклау - декада дәвамында.
Район Советы депутатларының урын өстендә ятучы, I төркем инвалидларның өйләрендә булып, хәлләрен белүләре, яшәү шартлары белән танышулары - 5-6 декабрь.
Спорт һәм сәламәтлек көне.
Шахмат турниры - 5 декабрь.
Бөтен төр категория инвалидлар катнашында "Актаныш" спорт комплексында спорт ярышлары - 8 декабрь.
Игътибарлылык көне.
Яр Чаллы драма театры чыгышы - 7 декабрь.
Авыл җирлекләрендә, хезмәт коллективларында инвалидларны хөрмәтләү - 1-9 декабрь.
"Без сезгә ярдәм итәрбез" акциясе көне.
Ташламалы чәчтараш хезмәте күрсәтү - 5-6 декабрь.
Китапханә көне.
"Мәрхәмәтлелеккә чикләр юк" китап күргәзмәсе, әдәби күзәтү. Китап укучы инвалидларның өйләренә китаплар илтү - 1-15 декабрь.
Игелек һәм хәйрия көне.
Игелек марафоны үткәрү. "Ак калфак" җәмгыяте кул эшләре күргәзмәсе. "Ак торна" бәйгесенә нәтиҗә ясау һәм иҗади эшләрдән күргәзмә оештыру - 10 декабрь.
Урын өстендә ятучы инвалидларга, инвалид балаларга медицина каравы үткәрү өчен табиб бригадаларының авылларга чыгуын оештыру - декада дәвамында.
Социаль ярдәм күрсәтелүче инвалидларны хөрмәтләү - яшәгән урыннарында.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X