Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышлыларга – яңа китап

“Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” китабы Актаныш районының урта мәктәпләренә таратып бирелде.

 Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап нәшер ителгән әлеге җыентыкны Татарстан Республикасы Дәүләт архивы җитәкчесе Илдар Шәфыйков 2 июль көнне Актанышка алып килеп, тантаналы шартларда үзе тапшырды.

Районның тантаналар залында узган әлеге чара тыл хезмәтчәннәре батырлыгына багышланды. Архивчылар оештырган акция кысаларында үтте. Район үзәк китапханәсе коллективы әзерләгән сәхнә күренешендә авыл хатын-кызларының сугыш чорындагы тормышы сурәтләнде. Барысын да фронтка җибәреп, үзләре авыр шартларда яшәсә дә, аларда оптимистик рух сүрелмәгән.

– Икмәген, бәрәңгесен, токмачын, йон оекбаш, бияләен – барысын да фронтка җибәрербез. Үзебезнең газиз ирләребез, сөекле улларыбыз өчен бернәрсә дә җәл түгел. Сугыш кына бетсен. Исән-сау гына кайтсыннар бәгырь кисәкләребез...

Тылны какшатырга ярамый, ут эчендәгеләргә ярдәм кирәк! Хатын-кызлар, балалар, картлар – һәммәсе дә фашизмны җиңүгә зур өлеш кертте...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган әлеге истәлек китабы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге белән Татарстан Республикасының архив эше буенча дәүләт комитеты тарафыннан нәшер ителгән. Ул – Бөек Җиңүне якынайтырга булышкан гади кешеләр турында.

Архив документлары, плакат, афиша, фоторәсемнәр, кинохроника кадрлары, фронтовик хатлары, сугыш чоры открыткалары урын алган.Шәхси истәлекләргә урын бирелгән. Китап киң катлам укучыларга адреслана. Әмма, барыннан да бигрәк, ул сугыш турында тарихи китаплардан һәм кинофильмнардан гына белгән яшь буынга юнәлдерелгән.

Сугыш кайтавазы фронттан килгән өчпочмаклы хатларда, кара мөһерле шомлы хәбәрләрдә саклана. Архив документлары, музей экспонантлары арасында алар – иң тетрәндергеч, күңел кылларын кузгата торганнары.

– Бөек Җиңүнең 75 еллыгына бик күп чаралар тәгаенләнде. Районыбызда тарих белән кызыксынучы актив кешеләр шактый. Үткәнебезне барлап, яңартып, мәктәпләрдә, авыл җирлекләрендә, оешмаларда зур эшләр алып барыла, – диде Рәйхан Галимҗанова.

Ул китап чыгаруга үзләреннән өлеш керткән кешеләрнең хезмәтен бәяләп, аларга рәхмәт әйтте.

Республиканың дәүләт архивы җитәкчесе Илдар Шәфыйков тыл хезмәтчәннәренә игътибар җитмәгәнен дә ассызыклап үтте:

– Ел саен 9 май көнендә сугыш ветераннарын хөрмәтлибез. Әмма тылда көч түккән кешеләребез аз гына кырыйда кала. Шушы җыентыкта без сугышның бар проблемаларын да күрсәтергә тырыштык. Бигрәк тә – тылда Бөек Җиңү өчен армый-талмый эшләгән халыкның фидакарьлеген. Бу китап тузан җыеп ятмаска, кулдан-кулга күчеп укылырга, тузып бетәргә тиеш. Сыйныф сәгатьләре, тәрбия чаралары уздырырга кирәк, – диде.

“Татарстан: барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен! 1941-1945” китабы Актанышның 1, 2 нче, Киров, Пучы, Иске Сәфәр, Татар Суыксуы урта мәктәпләренә, кадет интернат-мәктәбенә, Актаныш технология техникумына, үзәк китапханәгә тапшырылды.

undefined

undefined

undefined

undefined

 

undefined

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев