Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА - КВН 2018: Җиңүчеләр билгеле (ИСЕМЛЕК ҺӘМ ФОТОЛАР)

Сәхнә түрендәге җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде.

Актанышта үткән быелгы КВНда Иске Кормаш җирлегенең “Базар” командасы җиңү яулады. 

Икенче урында  Кәзкәйнең “Шырлык” командасы, өченче урында  Татар Суксу авыл җирлегенең “Көләгеш камышлары” командасы.

Дүртенче урынга Учы командасы лаек дип табылды. Ә менә бишенче урынны Татар Ямалы, Пучы, Иске Сәфәр мәзәкчеләре бүлеште. Алтынчы урын Иске Байсарның “БСШ” командасына бирелде. 

Сәхнә түрендәге җиңүчеләрне Актаныш районы башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Нурлыева тәбрикләде. Ләйсән Фоат кызы халыкка тәкъдим ителгән әлеге тамашаны әзерләгән һәр хезмәтчәнгә рәхмәт сүзләрен ирештерде һәм алда оештырылачак бәйгеләрдә дә актив катнашырга чакырды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев