Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Актанышта – кышкы сабантуй

30 декабрь көнне Актанышта кышкы сабантуй гөрләде.

Авыл җирлекләре, оешма-предприятиеләр һәм мәгариф учреждениеләренең Кар бабайлары, кызыклы образда киенгән әкият геройлары төрле ярышларда көч сынаштылар. Чанада шуу, кар атышу, волейбол уены ярышлары коллективларның бердәмлеген сынады.

Бу көнне Актанышта зур гына ярминкә дә оештырылды. Анда авыл хуҗалыгы продукциясе, кием-салым бай ассортиментта халыкка тәкъдим ителде. Шәхси эшмәкәрләр үзләре җитештергән товарлар белән актив төстә сату иттеләр. Сатып алучылар да канәгать калды.

Балалар өчен атынгычларда атыну, квадроциклда йөреп килү кебек хезмәтләр күрсәтелде. Парк эчендә тезелешеп киткән палаткаларда кайнар коймаклар чыжлады, кайнар чәй белән сыйладылар.

Быелгы төп яңалык – Кар бабайлар парады. Алар технология техникумы бинасы яныннан район хакимияте бинасы каршына кадәр атлады.

Гадәттәгечә, тройкалар бәйгесе дә үткәрелде. Бизәлгән, җигүле атлар йөрешен карарга яратучы актанышлылар әлеге мизгелләрне түземсезлек белән көтеп алды. Җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата бүләккә ия булды.

Тамаша яратучы халкыбыз, оештыручылар, мәдәният, мәгариф, спорт тармагы хезмәткәрләре әнә шундый кызыклы бәйрәм чаралары оештырып, үзәк чыршы мәйданын күңелле шау-шуга күмде. Район башлыгы Энгель Фәттахов һәм аның урынбасарлары да халык арасында булды.

Бу – иске елны озату, яңа елны каршы алуның гореф-гадәткә әверелгән бер чарасы. Барлык авыл җирлекләреннән бердәм рәвештә килгән райондашларыбыз бер-берсен бәйрәм белән котлап, һәркемгә күтәренке кәеф өләште. Бу көнне кыш, чынлап та, үзенекен күрсәтте, суык биттләрне чеметте, аякка салкын үтте. Ләкин беркемнең дә күңелсезләнгәне күренмәде.

2019 ел соңгы сәгатьләрен саный, алда – 2020 ел! Хәере белән килсен. Бәрәкәтле, имин ел булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев