Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

АКТАНЫШТА ТАВЫШ БИРҮ НИЧЕК ҮТӘЧӘК?

Иң зур яңалыгы – тавыш бирү өчен 7 көн вакыт бирелә

1 июль – Гомумроссия тавыш бирү көне. Россия Коституциясенә төзәтмәләр кертү буенча үткәрелә ул. Әлеге сәяси вакыйга быелгы үзенчәлекне истә тотып оештырыла. Иң зур яңалыгы – тавыш бирү өчен 7 көн вакыт бирелә, кайчан сезгә уңайлы – шунда барырга була. Сайлаучылар саны күп урында исә ачык һавада сайлау мөмкинлеге дә тудырыла. 23 июнь көнне район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова җитәкчелегендә узган брифингта үткәрү тәртибе, саклык чаралары турында җентекләбрәк аңлатылды.

Альберт Тимиров, район Советы аппараты җитәкчесе:

– Россия Конституциясе – илебезнең төп законы. 1993 елның 12 декабрендә тавыш бирү үткәрелеп, ул 25 декабрьдә газетада басылып чыкты һәм көченә керде. Үзгәрешләр дә кертелде: 2008 елда ике тапкыр һәм тагын бер мәртәбә – 2014 елда. 2020 елның гыйнвар азагында Россия Президенты Владимир Путин РФ Дәүләт Думасына үзенең тәкъдимнәрен кертте. 1 июль нәтиҗәләре нигезендә шул төзәтмәләр үз көченә керәчәк.

Бу үзгәрешләр халык өчен күп кенә хокукларны үз эченә ала. Хезмәт хакының яшәү минимумыннан кимрәк булмаска тиешлеге законлаштырыла. Пенсия индексациясе елга кимендә бер мәртәбә ясалуы да Төп канунга кертелә. Түрәләрнең патриот булырга тиешлеге күрсәтелә, чит ил гражданлыгы алуы, чит ил банкында акча саклавы тыела.

Барысы 206 төзәтмә кертелә. 12 блокка бүленгән. Медицинага, гаилә кыйммәтләренә, суверенитетка кагылганнары да бар. Үзгәрешләр – кешенең гомерен озынайту, һәркемгә уңайлы һәм сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү, социаль гарантияләр, табигый байлыкны, мәдәни мирасны саклау, хайваннарга карата җаваплы мөнәсәбәт турында.

Тотрыклылык һәм үсеш дигән өлеше – Россия Президентын сайлау тәртибенә карата. Бер үк кеше ике генә срокка сайланырга хокулы иде. Конституция яңартылган очракта ул Президент вазифасына яңадан дәгъва итә алачак.

Бюллетеньдә 206 төзәтмәгә “әйе” я “юк” дигән тамга куела.

Рәйхан Галимҗанова: – Халыкның сәламәтлеген кайгыртуны, вирус таралуга юл куймауны күздә тотып, тавыш бирүгә 7 көн билгеләнде. 25 июньнән 1 июльгә кадәр сайлау участоклары эшли. 1 июльдә – төп көнендә тавыш бирү 8.00-20.00 сәгатьтә уздырыла. Ләкин без халыкка үз иминлеген саклау максатыннан, иртәрәк тавыш бирергә тәкъдим итәбез.

Сайлаучылары 1000нән күбрәк участоклар – безнең районда бишәү: район мәдәният йорты, техникум, “Яшьлек” мәдәни үзәге, гимназия һәм Пучыда. Аларда 25, 26, 29, 30 июньдә 9.00-13.00 сәгатьтә сайлау участогы каршында корылган чатырда, ә 14.00-20.00 сәгатьтә участок урнашкан бинада сайларга мөмкин. Чатырда күчмә урна куела.

27-28 июньдә, шимбә-якшәмбедә, шушы 5 сайлау участогында 8.00-11.30 сәгатьтә – чатырда, 12.00-16.00 сәгатьтә бина эчендә тавыш бирергә мөмкин булачак.

5 участоктан тыш, калганнарында чатыр кору күздә тотылмый. Аларында тавыш бирү 27-28 июньдә 8.00-14.00 сәгатьтә үткәрелә.

65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга өйдән чыкмаска тәкъдим итәбез. Алар, шулай ук чирләүчеләр, температура күтәрелү, төчкерү-йөткерү кебек авыру билгеләре булган гражданнар, үзләре беркетелгән участокка шалтыратып, өйләренә чакыра алалар.

Районда 22 мең 314 сайлаучы исәпләнә. Һәркемгә бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка, ручка бирелә. Тән температурасы контактсыз үлчәнәчәк. Температурасы булганнарга да, саклану чарасын күреп, сайлау мөмкинлеге тудырыла. Бер яктан кереп, икенче яктан чыгу оештырыла. 46 участокта да шушы таләпләр үтәлә.

Паспорт белән килү мәҗбүри, әмма аны башка кеше кулына бирмисең, кирәкле битен генә ачып күрсәтәсең. Битлек һәм перчаткадан килүчеләр дә тәкъдим ителгәнне үзе белән алып китә ала. Кулланылганны ташлап калдыру өчен өсте ябулы контейнер куела.

Дезенфикцияләү үткәрелеп торачак.

Иске Богадыда искәрмә, мәдәният йортында капиталь төзекләндерү бара. Шуңа күрә бу җирлектә чатыр урнаштырыла. 25, 26, 29, 30 июньдә анда тавыш бирү 9.00-13.00 сәгатьтә, 27-28 июньдә 8.00-11.30, 1 июльдә 8.00-20.00 сәгатьтә уздырыла.

Луиза Хафизова, кулланучылар хокукларын яклау, кеше иминлеген саклау буенча җитәкче урынбасары:

– Гомумроссия бердәм тавыш бирү көнендә таләпләр коронавирус авыруы таралуына юл куймауны күздә тота. Халыкның иминлеген тәэмин итү чаралары күрелә, әмма һәркем үзенең сәламәтлеген үзе дә кайгыртсын иде. Ике кеше арасында 1,5-2 метр дистанция сакланырга тиеш.

Битлек, перчатка, антисептик файдаланыла, ике сәгать саен дезинфекция үткәрелә. Комиссия әгъзалары, күзәтүчеләр, матбугат хезмәткәрләренең дә тән температурасы контактсыз юл белән үлчәнелә. Битлек, перчатка 3 сәгать саен алыштырыла.

65 яшьтән өлкәнрәкләр, авыручылар, карантиндагылар үзләренең ишек төбендә генә сайлый. Комиссия әгъзаларын өй эченә үк керергә тиеш түгелләр.

Күзәтүчеләр арасында да 65 яшькә кадәргеләр генә булсын иде. Бюллетеньнәрне санаганда да бер-береңә якын килү ярамый.

Сәяси вакыйгада катнашу 18 яше тулган һәрбер гражданның бурычы булып тора.

1 июль ял көне дип игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев