Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БАРИЕВМЫ, ТИМЕРОВМЫ?: Актаныш районының Башкарма комитет җитәкчесе билгеләнде (ФОТООТЧЕТ)

Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына Илфак Шамил улы Бариев һәм Альберт Индариф улы Тимеров үз кандидатураларын тәкъдим итте.

10 октябрьдә Актаныш муниципаль район Советы депутатлары район Советының өченче чакырылыш беренче утырышында район Башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Утырыш белән район башлыгы Э.Н.Фәттахов җитәкчелек итте. 


Сессия эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан халыклар дуслыгы йорты” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ирек Илдус улы Шәрипов, ТР Президент аппаратының, Дәүләт Советының, Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре,район суды рәисе, район прокуроры, көч структуралары җитәкчеләре, муниципаль район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, оешма, предприятие җитәкчеләре катнашты. 


Район Уставы нигезендә оештырылган конкурс комиссиясе тарафыннан утырыш каравына Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына ике кандидатура - Илфак Шамил улы Бариев һәм Альберт Индариф улы Тимеров кандидатуралары чыгарылды. 


Утырыш эшендә кандидатларның үзләренә сүз бирелде. Альберт Индариф улы үз чыгышында икенче кандидат файдасына әлеге вазыйфага билгеләнүдән баш тартуын белдерде. Залда утыручы 42 депутат аның бу гамәлен тавышка куеп, бертавыштан хуплады. 

Реклама


Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына дәгъва кылучы булып калган И.Ш. Бариев кандидатурасын Э.Н.Фәттахов яклап чыкты. 23 ел хезмәт юлының 12сен җитәкчелек вазыйфасына багышлаган Илфак Шамил улына ныклы ышаныч белдерде район башлыгы. 


Утырышта, район Уставына нигезләнеп, башкарма комитет җитәкчесен ачык тавыш белән сайларга кирәк дигән фикер белдерде. Нәтиҗәдә бердән-бер кандидат депутатларның 100 % тавышын җыйды. Шул рәвешле, Илфак Шамил улы Бариев район Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Яңа җитәкче үзенә зур ышаныч күрсәтүләре өчен рәхмәт белдерде һәм һәрчак райондашлар мәнфәгатьләре сагында торачагын белдерде. 


Бүгенге сессия Актаныш районында җирле властьны формалаштыруны дәвам итүгә чираттагы мөһим адым булды. Аңлашылганча, моңа кадәр район башлыгы урынбасары булган Илфак Бариевның урыны әлегә хуҗасыз калды. Район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкарган Альберт Тимеровның алга таба нинди вазыйфада эшләячәге дә расланмады. Шулай да утырыш барышында Энгель Нәвап улы кадрлар мәсьәләсендә көтелгән үзгәрешләр хакында үз фикерләрен белдерде. 


Алар хакында сезгә тиздән хәбәр итәрбез! Яңалыклар, чыннан да, җитди һәм бик саллы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев