Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Баш иярләр һәрвакыт белемлегә

Узган шимбәдә 2019-2020 нче уку елында фән олимпиадаларында җиңүләр яулаган, призлы урыннар алган, төрле конкурс-бәйгеләрдә уңышка ирешкән, бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга тапшырган укучыларны һәм аларны әзерләгән укытучыларны хөрмәтләү тантанасы узды. Башка еллардан үзгә буларак, ул быел коронавирус пандемиясе сәбәпле, соңрак, һәм ачык һавада – районның үзәк стадионында оештырылды.

 

Районыбызда мәгариф өлкәсенә аеруча  нык игътибар бирелә. Балаларга ныклы белем һәм тәрбия алу өчен  бездә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган. Ә инде белем алуның инә белән кое казуга тиң икәнен төн йокыларын калдырып, олимпиада-бәйгеләргә әзерләнгән, каушый-каушый биремнәр чишкән, аларның нәтиҗәсен түземсезлек белән көткән укучылар бик яхшы аңлый. Белем чишмәләре ургып торсын өчен туктаусыз укырга, тырышырга, сабыр булырга кирәклеген дә үз җилкәләрендә яхшы татыган алар. Әлеге тырышлыкларның нәтиҗәләре күз алдында. Бу хакта чарада катнашкан район башлыгы Энгель Фәттахов та ассызыклап үтте.

-Фән олимпиадаларыңда катнашып, анда җиңүләр яулаган укучылар өчен без – район җитәкчеләре дә сөенәбез. Һәм моны игътибарсыз калдыра да алмыйбыз. Чөнки тормыш фән нигезләренә нигезләнеп алып барыла. Көннән-көн фән казанышлары, ачышлары, цифрлы икъдисад хакында сүз барган вакытта, без моңа игътибар бирми калдыра алмыйбыз. Шуңа күрә киләчәктә дә балаларның белемнәрен күтәрү буенча кулыбыздан килгәнне эшләячәкбез. 

Фән олимпиадаларына әзерләнү ул олимпия уеннарына әзерләнүгә тиң. Әгәр дә аңа системалы рәвештә әзерләнмәсәң, Рәсәй дәрәҗәсенә түгел, республиканыкына да чыгып булмый. Быелгы уку елында безнең республика күләмендәге, регионара олимпиадаларда 93 призлы урыныбыз бар. Моның артында укучыларның да, укытучыларның да бик зур тырыш хезмәте ята. Бүген балаларга бик күп мөмкинлекләр дә бирелә. Хәзер бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар туплаган, олимпиадаларда җиңүләр яулаган укучыларга Рәсәйнең барлык уку йортларына керү мөмкинлеге бар. Шулай булгач, бүгенге белән генә чикләнмәгез. Белем алуыгызны дәвам итегез, - диде ул. 

Быелгы уку елында фән олимпиадаларының муниципаль этабында 1684 укучы 22 фәннән үз көчен сынаган. Узган ел бу сан 1449ны тәшкил иткән. Республика һәм регион этапларында укучылар 19 фән буенча катнашып, аларда 93 призлы урын алганнар. 

-Биш ел элеккеге тарихка күз салсак, ул вакытта республика һәм регионара олимпиадаларда 41 призлы урын булган, - ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Венера Хәева олимпиада нәтиҗәләре белән таныштырып. - Әлеге җиңүләр артында укытучыларның, әти-әниләрнең, Энгель Нәвап улының, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйсән Фоат кызының тырышлыгы ята. Районда укучыларны олимпиадаларга әзерләү “Бүләк” олимпия үзәгендә һәм республиканың олимпиадага әзерләү үзәгенең профильле сменаларында алып барыла. 

Быел яулаган 93 урынның 56 сы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат укучыларыныкы. Узган ел алар яулаган урыннар саны 54 иде. Хәзер инде күбрәк җиңүчеләр булу төп максат итеп куела. 
Ә инде республикада татар телен саклап калу буенча иң күп эшләрне башкаручы, саф татар телендә сөйләшүче районның татар теле һәм әдәбияты фәненнән призлы урыннары булмаса, ул көлке тоелыр иде. Аллага шөкер, безнең укучылар бер елны да әлеге фәннәр буенча сынатмыйлар. Быелгы уку елында да татар теле һәм әдәбиятыннан 22 призлы урыныбыз бар. 

Олимпиадаларга әзеләү буенча авыл мәктәпләре дә район мәктәпләреннән калышмый. Аларның да призлы урыннары елдан-ел артуга таба.  Быелгы уку елында республика һәм регионара олимпиадаларда Пучы мәктәбенең – 6, Мари Суыксуы мәктәбенең – 4, Әтәс мәктәбенең 2 призлы урыны булу кайбер урта мәктәпләрне дә көнләштерерлек. Чагыштыру өчен  Актанышның 2 нче санлы урта мәктәбенең - 13, Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбенең 12 призлы урыны бар. Киләсе елга әлеге мәктәпләрнең дә призлы урыннары күбрәк булыр дип ышанасы килә. 

Фән олимпидаларында җиңүче һәм призер булган укучыларның барысына да, һәм аларны олимпидаларга әзерләгән укытучыларына  район башлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды. 

Реклама

Фән олимпиадалары буенча югары нәтиҗәләргә ирешкәннәре өчен  Әтәс, Мари Суыксуы, Пучы мәктәпләре район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр. Ә олимпиада нәтиҗәләре буенча иң югары күрсәткечкә ирешкән, сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернаты Гран-прига лаек дип табылып, район башлыгының Рәхмәт хатына һәм 100 мең сум күләмендәге премиягә ия булды.   

Чарада бердәм дәүләт имтиханнарында югары баллар алган укучылар да бүләкләнде. Аларга район башлыгы үзенең Рәхмәт хатларын тапшырды. 

Ләйсән Нурлыева да үзенең изге теләкләрен ирештерде.  Быел рус теле фәне буенча бердәм дәүләт имтиханын 100 баллга тапшырган бер укучы булды. Ул – Актанышның 2 нче санлы мәктәбеннән Эльвина Мирзагаянова. 

-Алдагы елларда имтиханнарын 100 балга тапшыручылар тагын да күбрәк булсын иде дип телибез. Ә быел мәктәпне тәмамлаган укучыларга киләчктә уңышлар юлдаш булсын. Үзегез теләгән уку йортларына керергә язсын, - диде ул. 

 “Ел укучысы” исеменә дә Эльвина Мирзагаянова лаек булды. Эльвина рус теле фәне буенча республика олимпиадасында - призер, узган уку елында үткәрелгән рус теле фәне буенча Халыкара олимпиадада  - призер,  химия фәне буенча бердәм дәүләт имтиханында югары бал җыючы да. Аңа “Ел укучысы” эмблемасы, чигүле калфак һәм камзул тапшырылды. 

-Тырышлыкның нәтиҗәсе күркәм була. Мин  тырыштым. Матур үрләргә омтылдым. Мине һәрвакыт алга рухландырып торган, үзләренең киңәшләрен биргән әти-әниемә, укытучым Мәүлидә Идрис кызы Белоусовага зур рәхмәтләремне җиткерәм. Сыйныфташларыма, барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына уңышлар телим, -диде Эльвина үз чиратында. 
Бәйрәм чарасы барлык кунакларның бергәләп “Туган тел” җырын башкаруы белән тәмамланды. Әлеге җыр барлык укучыларны яңа үрләргә әйдәсен, ирешкән уңышлары тагы да күбрәк булсын иде.

 

БҮЛӘКЛӘҮ ӨЛЕШЕННӘН ФОТОЛАР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев