Актаныш

БДИлар дәвам итә

 Бүген 46 укучы математика фәненнән профиль имтихан тапшырды

undefined


Бүген, 10 июль көнне Актанышның 1нче урта мәктәбе базасында 11 сыйныфны тәмамлаучы 46 укучы математика фәненнән профиль имтихан тапшырды. 

Имтиханга керер алдыннан аларның тән температуралары үлчәнде, битлек һәм перчаткалардан, дистанция саклап эчкә үттеләр. Аудиториягә кергәч, имтихан барышында теләге булган укучылар аны салып куйды. Имтиханны Казаннан килгән бердәм дәүләт имтиханы комиссиясе әгъзасы күзәтеп торды. 

Бердәм дәүләт имтиханнары буенча муниципаль координатор Айгөл Мардамшина быелгы имтиханнар хакында якыннанрак таныштырып үтте. 

Реклама

-Безнең районда быел 96 укучы 11 сыйныфны тәмамлый. Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә, БДИны алга таба югары уку йортларында укуларын дәвам итәргә теләүчеләр генә тапшыра. Имтиханнар 3 июльдән башланып китте. Бу көнне 16 укучы информатика, рус теле әдәбияты һәм география фәннәреннән имтихан тапшырды. 6 июльдә 98 укучы (икесе узган ел имтихан баллары түбән булучылар) рус теленнән имтихан бирергә тиеш иде. Әмма аларның берничәсе имтихан бирү теләгеннән кире кайтты. 10 июльдә инде математика фәненнән профиль имтихан тапшырдылар. Аллага шөкер, имтихан бирүче балалар арасында авыручылар юк. Алда физика, тарих, биология, инглиз теленнән язма һәм телдән, җәмгыять белемнәреннән имтиханнар калды, - диде ул. 

Имтихан биреп чыккан укучылар арасында кәефләре төшкәннәре сизелми. Барысы да эшләдек, дип елмайдылар. Хәзер инде нәтиҗәләрен көтәсе кала. Дүрт сәгатькә якын барган имтиханнан соң, җиңел суларга буладыр, шәт. 

-Мин җәмгыять белеме, математикадан профиль, рус теленнән имтиханнар сайладым. Биремнәр артык авыр  да, бик җиңел дә булмады. Соңгы чиректә дистанцион рәвештә генә укыгач, БДИларны бирә алырмынмы дигән курку да булды. Әмма без әзерләндек, тырыштык. Инде бер генә имтиханым калды, - ди   Татар Суыксуы мәктәбе укучысы Лина Солтанова.

Укучыларның барысына да имтихан балларының югары булуын, үзләре теләгән уку йортларына керүләрен телибез. 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: