Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БЕЗГӘ БАКЧАДАН ЯЗАЛАР: «Әтәчкәй» нәниләре юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнә (+ФОТО)

«Әтәчкәй» балалар бакчасында уртанчылар төркеме белән «Юл йөрү куркынычсызлыгы» атнасы үткәрелде.

Балаларның юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен ныгыту, светофор, юл билгеләрен дөрес итеп куллана белү, игътибарлылык тәрбияләү максатыннан, 4 санлы Актаныш гомуми үсеш бирүче «Әтәчкәй» балалар бакчасында, «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» кысаларында, уртанчылар төркеме белән «Юл йөрү куркынычсызлыгы» атнасы үткәрелде.

Балалар белән светофор янына максатчан прогулка оештырылып, рәсем шөгылендә алган белемнәре ныгытылды. Ата-аналар белән юл йөрү кагыйдәләрен ныгыту максатыннан, КВН уены оештырылды. Төрле кызыклы сораулар, биремнәр, урамда, юлда килеп чыгарга мөмкин булган мәсьәләләрне хәл итүләр булды. Ата-аналар да, балалар да бик актив булдылар, һәрберсе үзләренең фикерләре белән уртаклашты.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев