Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Бүген "Актаныш таңнары" газетасының яңа саны дөнья күрде

“Актаныш таңнары” газетасының 15 апрель саны дөнья күрде. Ул үз укучыларын сөендерергә дә өлгергәндер инде.

          Беренче биттә Яңа Әлем мәктәбе укытучыларының бик матур фотосурәте урын алды. Алар “Актаныш таңнары” газетасына бердәм булып язылганнар. Коллектив белән язылучылар тагын бармы, комментарийга хәбәр бирегез әле!


Авыл кешесе – җир кешесе. Аның күңеле – басу-кырларда. Уҗымнар ничек кышлаган соң быел? Бу хакта 2 нче биттән укый аласыз. QR-код аша видеоязмасы белән танышсагыз, тагын да кызыклырак.


Яз – җыештыру, чистарыну чоры. Өмәләр вакыты. Чисталык икеайлыгында ниләр эшләячәкбез – шул хакта район җитәкчеләре ни әйтә? 3 биттән укып танышыгыз!


Районкүләм үткәрелгән “Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” бәйгсенә йомгак ясалды. Кемнәр җиңүче дисезме, 4 биттәге язмада аларның исемнәре хәбәр ителә. Җыелышып төшкән фотоларын да күрерсез.


Аучылар колагына: кагыйдәләрне белү зыян итмәс. Районның аучылар җәмгыяте җитәкчесе шул хакта кисәтә. Интервью – 5 биттә.


6-7 битләр төсле фотолар белән үзенчәлекле. Спортчыларның, театр уйнаучы тәрбиячеләрнең, Актанышка кунак булып килгән башкорт дусларның һәм татар әдипләренең фотоларын карагыз һәм алар хакында укып таныша аласыз. QR-код астына “Актаныш-информ”ның рәсми сайтында урнаштырылган иң кызыклы фотолар яшеренгән.


Исегездәме, авылларга килеп, шәҗәрә төзү өчен материаллар җыеп алып киткән иделәр. Ун авылның шәҗәрәсе төзелгән. Дәүләт архивчылары Актанышка кабат килде. Газетадагы язмада “Ядкәр” сайты турында да телгә алына. 8 биттә тагын бер мәкалә – “Плюс бер” проекты турында. Федераль проект тәрбия темасына глобаль мәсьәләне күтәрә.


Ураза тотучы күпме савапка ирешә? Сез беләсезме? Әгәр белмәсәгез, “Актаныш таңнары” газетасының 10 нчы битеннән укып, гыйлемегезне арттырырга мөмкинсез.


Котлаулар, игъланнар, күп төрле реклама – укучыларыбызга иң кызыклы шушы мәгълүматлар ахыргы битләрдә. Үзегезгә кирәк хәбәрне табыгыз, үзегез дә катнашыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев