Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БӘХЕТЛЕ МИЗГЕЛ: Район башлыгы призына үткән көрәш батырларын Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров тәбрик итте (+ФОТОЛАР)

Бүгенге җиңүчеләрне район җитәкчелеге белән беррәттән РФ Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә тәбрик итте. 

Бүген Актанышта район башлыгы призына ике көн дәвам иткән көрәш турниры тәмамланып, ул 14 үлчәм берәмлегендә келәм батырларын билгеләде. 


Шунысы игътибарга лаек, бүгенге җиңүчеләрне район җитәкчелеге белән беррәттән РФ Федераль Җыенының җиденче чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Россиянең атказанган спорт мастеры Ирек Зиннуров, ТР авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре дә тәбрик итте. 

Нәтиҗәләр буенча, төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Татар Ямалы мәктәбе - I, Богады командасы - II, Иске Кормаш III урынны яулады.


Урта мәктәпләр арасында  Пучы мәктәбе көрәшчеләре - I, Актанышның 1нче мәктәбе - II, Иске Кормаш мәктәбе III урында.


Җиңүче командалар диплом һәм кубоклар белән хөрмәтләнде.  Шәхси беренчелек яулаучыларга исә диплом, медаль һәм акчалата премияләр тапшырылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев