Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

БУ КЫЗЫК: Казахстан кунаклары беренчеләрдән булып Пучы авылындагы "Сандугач"ны күрде (ЭКСКЛЮЗИВ ФОТОЛАР)

Махсус алар өчен биредә күрсәтмә дәресләр, тәрбия чаралары оештырылган иде.

11-14 октябрь көннәрендә Актаныш районы Көнбатыш-Казахстан өлкәсенең Таскалин районы вәкилләрен кабул итте. Киләчәктә үзара нәтиҗәле хезмәттәшлеккә йөз тоткан әлеге эшлекле сәфәрдә Таскалин районының акимы Халелов Алдияр Сансызбай улы шәхсән үзе катнашты.

3 көн дәвамында Казахстан делегациясе   районыбызның яшәеше, икътисади эшчәнлеге, мәдәнияте,белем бирү системасы белән танышты.

Шимбә көнне кан кардәшләребез Пучы авыл җирлегендә булып, биредәге тулы канлы яшәешне үз күзләре белән күрде.

“Әнәк” агрофирмасы базасында булдырылган кошчылык комплексыннан башланган эш сәфәре  Нур Баян исемендәге җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең товарлыклы-сөтчелек фермасында дәвам итте.  Әлеге хуҗалык районда алдынгылардан санала һәм заманча технологияләр белән эшләүгә йөз тота. “Карусель” сөт саву залы – моның ачык мисалы. Ул 600 баш савым сыерына исәпләнгән. Комплекс кул көче хезмәтен бик күпкә җиңеләйтүе ягыннан да игътибарга лаек. 

Дәрәҗәле кунаклар шушы көннәрдә кулланылышка тапшырылачак  "Сандугач" балалар бакчасында да булдылар. Махсус алар өчен биредә күрсәтмә дәресләр, тәрбия чаралары оештырылган иде. 

Мөгаен, шимбә сәяхәтенең иң дулкынландыргыч мизгелләре Әнәк авылында урнашкан "Шәрип Шәймиев музей-йорты"нда булгандыр. Казахстан делегациясе Татарстан Республикасының беренче Президенты М.Ш.Шәймиев туган нигез белән таныштылар, музей рәвешен алган утар саклаган хатирәләрне барладылар, экспонатларны фотоларда мәңгеләштерделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев