Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Гаиләдә – өченче, районда – сиксәненче

2020 елның 12 июнендә Актанышта бер кыз туды: Ралина Рөстәм кызы Гыйльфанова. Туды һәм районда 80 нче бала булып теркәлде.

Россия көнендә дөньяга аваз салган сабыйның тормышы истәлекле вакыйгаларга бай булырга ошаган. Әти-әнисен дә күп балалы гаиләгә әйләндереп куйды ул.

Рөстәм һәм Инзилә Гыйльфановлар Әҗәкүл авылында яши. 2008 елда игезәк кызлары Алина һәм Илинага гомер бүләк иткәннәр.

“Бу гаиләнең бәхете – кызлардан. Бәхетле булсыннар, шатланып яшәсеннәр”, – ди гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Мөхәммәдиева.

– Алга таба да үрнәк гаилә булып яшәрбез дип өметләнәбез. Аллага шөкер, тормышыбыз җитеш, кечкенә кызыбыз туганга бик шатбыз, Исән-имин үстерергә язсын, – ди бәхетле әти-әни.

Ралина – Алина һәм Илинага сеңелкәш. Игезәк апаларыннан 12 яшькә кечерәк, яратып туялмаслар шикелле. Олы сөенеч инде бу. Гаилә яшәреп, тулыланып, тагын да җанланып киткән.

Сабыйга туу турындагы таныклыгы һәм республика президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хаты ЗАГСның тантаналар залында тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев