Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Хәтер һәм кайгы көне

Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Моннан 79 ел элек, 22 июнь көнне  фашист Германиясе илебез территориясенә басып кергән. Бөек Ватан сугышы елларында бер гаепсез миллионнарча кешеләрнең гомерләре өзелгән.

Безнең районнан да 21 меңнән артык кеше яу кырларына алынып, шуларның 9 меңе генә кабат туган якларына әйләнеп кайткан. Шуның өчен дә 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне буларак билгеләп үтелә.

 

Коронавирус пандемиясе булу сәбәпле, быел Хәтер һәм кайгы көне артык күп кеше җыймый гына, саклану чараларын күреп уздырылды. Әмма бу көнне һәр кеше күңеле һәм йөрәге аша яу кырында ятып калган якыннарын искә алгандыр, алар рухына багышлап  дога кылгандыр.

Чөнки Бөтен Рәсәй күләмендә бу көнне нәкъ 12 сәгать 15 минутта бер минутлык тынлык игълан ителде. Әлеге акциягә чарада катнашучылар да кушылды. Соңыннан мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды.

ФОТОРЕПОРТАЖ (17 фото)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев