Актаныш

“Кышкы сабантуй”

“Кышкы сабантуй” районның оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, уку-укыту учреждениеләре арасында 2019 елның 30 декабрендә узачак.

Бәйгене гамәлгә куючылар – Актаныш муниципаль районы, Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты.

Оештыручылар – район башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге, “Актаныш район мәдәният йорты” муниципаль бюджет учреждениесе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге.

Бәйгенең бурычы һәм максаты – 
район  халкын берләштерү, активлыгын арттыру,  ялын мәгънәле, кызыклы итеп оештыру; фантазия һәм иҗади фикерләүне үстерүгә ярдәм итү.  

Бәйге берничә  өлештән тора:

Беренчесе: “Снеговиада-2019” конкурсы. Авыл җирлекләре һәм район үзәге оешмалары,  уку-укыту учреждениеләре катнаша.

Һәр авыл җирлеге һәм район үзәге оешмалары, район үзәгендәге барлык уку-укыту учреждениеләре аерым образда 3 Кар бабай алып килә (түбәтәйле,  кияү егет, стильләшкән, төрле һөнәр  һ.б. образларда). Кар бабай үз оешмасын танытырлык символика белән килергә тиеш: әләм, значок, эмблема, атрибутика һ.б.

Кызыклы образлар аерым билгеләнә, бүләкләнә. Алар Кар бабайлар парадында катнаша;  “Кышкы сабантуй” уеннарында ярыша.

Реклама

Икенчесе: “Коймак ярминкәсе“ 
районның уку-укыту учреждениеләре катнаша (район үзәгендә урнашкан уку-укыту учреждениеләре әзер йортларда, авыл мәктәпләре үзләренең палаткалары белән урнаша).

– Татар халкының кунакчыллыгын танытучы коймак пешерүбәйгесе (бәйге вакытында иң калын  коймак, иң нәзек коймак, иң үзенчәлекле коймак  һ.б төрләргә игьтибар бирелә).

– Уңган пешекчеләр  аерым билгеләнә, бүләкләнә.

Программа: 8.00-9.00 ресурс үзәге янында Кар бабайлар теркәлү үтә (репетиция). 

9.20-10.00 Кар бабайлар парады (маршрут: техникум-администрация).

10.00-10.15 Администрация янында яңа ел флешмобы.

10.50-12.00 “Кышкы сабантуй” 
ярышлары.

8.00-12.00 “Коймак ярминкәсе”.    

Җиңүчеләр диплом белән 
бүләкләнә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: