Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

МОНЫ КҮРЕРГӘ КИРӘК ИДЕ: Актанышта берьюлы тугыз туй гөрләде, туйларның да ниндиләре әле! (+БЕЗНЕҢ ШӘП ФОТОРЕПОРТАЖ)

9 кияү белән кәләш бер-берсенә яр булганнары, тигез бәхеттә яшәгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен юллады.

Ярты гасыр, кайвакыт аннан да күбрәк вакыт үткәч, иңне-иңгә куеп гомер йомгагын сүтүче парларның янә ЗАГС бүлегенә килеп, кулларын кулга алып, бер-берсенә хөрмәт, тугрылык, мәхәббәт  тулы карашлары белән багуларын күреп тору, аларның алтын, бриллиант туйларының шахиты булу беркемне дә битараф калдыра алмыйдыр, мөгаен. Ирексездән күзләрне сөенеч яше каплый, гомер көзләренә парлап кергән бәхетлеләр өчен ихластан шатланасың...


Актаныш районында ел саен ЗАГС бүлеге тарафыннан “Алтын парлар” барлана, аларны зурлап район күләмендә  тантаналы кичә үткәрелә. Быел ул “Ныклы гаилә” проекты кысаларында тормышка ашырылып,  чарада  гомер дәрьясын  бергә кичкән 9 пар хөрмәтләнде, 9  кияү белән кәләш, бу юлы инде балалары, оныклары каршында, бер-берсенә яр булганнары, тигез бәхеттә яшәгәннәре өчен рәхмәт сүзләрен юллады. 


Бәхетле парларның  барысы да матур гомер юлы узган, авыл халкына үрнәк яшәү рәвеше күрсәткән тырыш, уңган, иң мөхтәрәм кешеләр. Аларның янәшәсендә - балалары, оныклары, оныкчыклары. Һәммәсенең дә әйтер сүзе, котлавы, иксез-чиксез рәхмәтләре бар. Алтын парларыбызның  һәммәсе дә гади җир кешеләре. Боларда нык, какшамас иман, корыч холык. 

Реклама


- Кырыс язмыш белән көрәшергә бик үк җиңел булмаса да, бирешмәдек. Елатырга теләсә-көлдек, бәреп екса, җырлый-җырлый күтәрелдек,- дип сөйләделәр алар. Бер-бер артлы котлау чыгышлары, концерт номерлары һәм әлбәттә хисләр дулкыны, күзләрдәге шатлык яшьләре. Тормышның кадерен белеп, авырлыкларга бирешмичә, бер-береңне хөрмәт итеп яшәү - бу аларның изге теләкләре. Залда утырган яшьләр, тамашачылар алтын парларга сокланып һәр чыгышны яратып кабул итте, көчле алкышларга күмде.


    Кадерле алтын парлар исемлеге: 
-  Нәфисә Вагыйз кызы һәм Илгиз Әхмәтзакир улы Шакировлар, Байсар авыл җирлеге
-  Инция Шәйхелсолтан кызы һәм Рәсим Зариф улы Хуҗиннар, Иске Кормаш
 - Флүсә Нәгыйм кызы һәм Рифкать Щхтщм улы Галимовлар, Иске Богады
- Әрдәширова Люция Әхияр кызы һәм Әскат Миңнегали улы Галиев, Аеш
- Баянова Розалия Баян кызы һәм Дәниф Афзал улы Афзалов, Иске Сәфәр
- Миңнеәнүдә Миңнемөхәммәт кызы һәм Галинур Әхмәтҗан улы Әхмәтҗановлар, Яңа Әлем
- Сәрмәдия Тимерша кызы һәм Альберт Мирзанур улы Шәриповлар, Яңа Әлем
- Мәүсуфә Гарифулла кызы Шәрифуллина һәм Фирзәүс Сәлам улы Хөҗҗәтов, Киров
- Флүсә Мөхәммәтҗан кызы һәм Имамгаяз Кәшфи улы Кәшфиевлар, Актанышбаш


 Олы юбилеегыз котлы булсын! Кайгы-хәсрәт күрмичә, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, тигезлектә,тынычлыкта, муллыкта  тагын күп еллар яшәргә язсын сезгә!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X