Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина районга эшлекле сәфәр белән килде

Депутат Актанышның 2 нче урта мәктәбендәге балаларның туклануы белән танышты

26 февраль көнне РФ Дәүләт думасы депутаты Әлфия Когогина районга эшлекле сәфәргә килде. Аның кысаларында ул Актанышның 2 нче урта мәктәбендәге балаларның туклануы белән танышты һәм район үзәк китапханәсенә китаплар бүләк итте.

Мәгълүм булганча, Россия Президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында башлангыч сыйныфларда белем алучы балаларны бушлай тукландыру оештырылачак дип хәбәр итте. Әлеге яңалык мәктәпләргә 2020-2021  уку елыннан кертелер дип көтелә. Хәзерге вакытта аңа әзерлек эшләре бара. Әлфия Гомәр кызының да районга килүенең төп максаты шушы әзерлек белән танышу иде.

Безнең райондагы барлык мәгариф учреждениеләрендә дә балалар кайнар аш белән тәэмин ителгән. Ә башлангыч сыйныфларда 1500 гә якын бала белем алуын исәпкә алсак, әлеге яңалык ата-аналар өчен зур сөенеч. Әлбәттә туклану сыйфатлы булырга тиеш. Бу хакта депутат та очрашу барышында ассызыклап үтте.

-Белем һәм тәрбия белән янәшә туклану да беренче урында булырга тиеш. Балаларны сыйфатлы азык белән тәэмин итү төп бурычларның берсе. ГМО һәм ясалма буяулар кушылмаган азыкларны сайларга кирәк, -диде.

Актанышның 2 нче мәктәбендә укучы балаларның ризыкларны яратып ашауларын да күзәтте Әлфия Гомәр кызы.

undefined

-Әлеге мәктәптә туклану тиешенчә оештырылган дияргә тулы нигез бар. Менюлар 12 көнлек итеп төзеп куелган. Ашханәдә чиста һәм җиһазлары да җитәрлек. Балалар ашый торган савыт-сабалар да яңа, -диде ул. - Гомумән,  Актаныш районы РФ Президентының башлангыч сыйныф укучыларын бушлай тукландыруга әзер дияр идем.

undefined

Укучыларның туклануы  район башлыгы Энгель Фәттахов күзәтчелегендә булуын да исәпкә алсак,  балаларыбыз начар ашамыйдыр диясе килә. Инде хәзер бу Президент дәрәҗәсендә куелган икән, димәк  балаларны тиешенчә тукландыруда хилафлыклар була алмый һәм тиеш тә түгел.

 

Бу хакта тулырак "Актаныш таңнары" газетасының киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев