Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

СИШӘМБЕ БРИФИНГЫ: Мошенниклар һәркайда – райондашларыбыздан уяулык сорала!

Актаныш районы территориясендә 13 мошенниклык очрагы теркәлгән. Аларның икесе ачыкланып, эш судка юлланган.

Районда гына түгел, республикада даими теркәлеп торган мошенниклык очракларын ачу юнәлешендә полиция хезмәткәрләре тарафыннан киң масштаблы, системага салынган эш башкарыла. Эзлекле оештырылган эш нәтиҗәсендә генә алдакчыларны ачыклау, аларны җәзага тарту мөмкин. 


Әмма,  шул ук вакытта,  халыктан да зур уяулык сорала. Бу хакта даими кисәтүләр ясалып торса да, ни кызганыч, актанышлылар да мошенникларның кармагына эләгә тора. Соңгы елларда интернет челтәре аша алдану очраклары аеруча арткан. Хәер, кешене виртуаль киңлекләрдә алдау хәзер адым саен. Бер райондашыбыз, мисал өчен, шушы юл белән кәҗәсен сатарга уйлый. Сакаллы мал белән чегән затыннан булган кешеләр кызыксына. Банк картасына акча күчерергә теләк белдерә алар. Малына бик тиз ия тапкан хуҗа, билгеле, саклык, уяулык хакында исеннән чыгара һәм карта номерларын сатып алучыга юллый. Мондый схема белән башкарылган эшнең җеп очын эзләү исә полиция вәкилләренә кайтып кала. 


Атна саен оештырылып килүче сишәмбе брифингы бүген нәкъ менә мошенниклык очракларын булдырмау, аларны кисәтү чараларына багышланды. 


Район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова рәислегендә үткән чарада Россия ЭЭМның Актаныш районы буенча бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлеге җитәкчесе Илдар Шәйхетдинов, Россельхозбанкның һәм Саклык банкының район үзәгендә урнашкан өстәмә офисы җитәкчеләре Данияр Сәлихҗанов һәм Резеда Шәйгәрданова, район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Булат Басыйров, инвалидлар һәм ветераннар оешмалары рәисләре, Такталачык һәм Әтәс авыл җирлекләре башлыклары  катнашты. Бу юлы да калган җирлек башлыклары брифингка видеоэлемтә аша кушылды. 


Бүгенге көндә иң еш алдану очраклары банк системасында теркәлә дисәк тә, ялгыш булмас. Бу нисбәттән Данияр Рәүхәт улы райондашларыбызны сак һәм игътибарлы булырга чакырды. Карта номерларын, яшерен кодларны карта кулланучысы үзе генә белергә тиешлеккә дә басым ясады ул. Пин-код итеп туган көн числосын, туган елны куймаска да киңәш итте Россельхозбанкның өстәмә офисы җитәкчесе Данияр Сәлихҗанов.


Саклык банкының Актаныш районында  урнашкан өстәмә офисы җитәкчесе Резеда Шәйгәрданова да мошенниклар еш куллана торган очракларны атады. Резеда Рәүхәт кызы,  банк клиентларына мөрәҗәгать итеп, телефон номерларын алыштырган очракта, бу хакта банкны хәбәргә куярга өндәде. Ул моны иске номер чит кешегә кулланылышка тапшырылса, шәхси мәгълуматләрнең читкә китү куркынычы белән аңлатты. Шулай ук җитәкче Саклык банкы клиентлар белән эләмтәгә керә торган номерны да атады: 900 яки 9000. Банк бары тик шушы ике номер аша гына элемтәгә чыга – шуны истән чыгармагыз. 


Резеда Шәйгәрданова соңгы елларда банк карталарын иминиятләштерү очракларының да популярлашуын искәртте. Иминиятләштерелгән картадан акча югалса, банк ул суммаларны биш көн эчендә кайтарып бирә – иминиятләштерүнең отышлы ягы шушы. 


Район пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Булат Басыйров исә пенсия фонды аша иң еш теркәлеп килгән мошенниклык очракларына тукталды.

Үзләрен пенсия фондыннан дип таныштырып, йорттан-йортка кереп йөрүче кешеләрнең чынлыкта пенсия фондына бер катнашлары да юк. Фонд вәкилләре бары тик клиен үзе чакырганда гына һәм фәкать җирлек башлыгы яки социаль хезмәткәр белән берлектә генә йортларга керергә мөмкин. Мондый очраклар районда бик сирәк. Интернетны биләп алган төрле рекламалар, пенсия фонды аша дару сатулар – болар барысы да мошенниклар эше. 


Брифинг барышында шулай ук бу юнәлештә участок вәкилләренең дә эшчәнлеген җанландыру соралды. Кызганычка каршы, шактый кеше бүген үзенең участок вәкилен, аның белән элемтәгә керү юлларын белми. Бу нисбәттән җирлекләрдә участковыйның фотосурәтен, телефон номерларын үз эченә алган мәгълумат урнаштыру тәкъдим ителде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев