Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: Актаныш авыл җирлегенә яңа башлык билгеләнде

Бүген, 5 ноябрь көнне, Актаныш авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы билгеләнде.

Актаныш авыл җирлеге Советы депутатлары тарафыннан әлеге вазыйфага Илһам Сәлимҗан улы Шәмсунов тәкъдим ителде.  Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова катнашты.  


И.С. Шәмсунов 1974 елда Актаныш районының Чуракай авылында туган. Белеме – югары,  ул 1996 елда  РФ ЭЭМ Уфа юридик институтын тәмамлаган, квалификациясе буенча юрист. Илһам Сәлимҗан улы хезмәт юлын 1996 елда Актаныш эчке эшләр бүлегендә, җинаятьчеләрне эзләү бүлеге хезмәткәре буларак башлый. 2001 елдан районның  җәза үтәтү инспекциясен җитәкли.  Агымдагы елның 29 мартыннан Илһам Шәмсуновка Такталачык авыл җирлеге башкарма комитет җитәкчесе вазыйфасы йөкләтелгән иде. 

Гаилә хәле: өйләнгән, тормыш иптәше Ландыш Җәүдәт кызы белән ике ул тәрбиялиләр. 

Район башлыгы урынбасары Рәйхан Флүс кызы җитәкчегә яңа вазыйфасында уңышлар теләде һәм йөкләнелгән бурычларны үти алачагына ышанычын белдерде.
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев