Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин әзерлекне карады

Участоклар тавыш бирүнең мөһим һәм соңгы этабына күчә.

Гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән башланып китте. 30 июньгә безнең Актаныш районында 16 мең 638 сайлаучы катнашты. Бу – барлык 22 мең 256 сайлаучының 74 проценты. 1 июль – тавыш бирүнең төп көне. Участоклар тавыш бирүнең мөһим һәм соңгы этабына күчә.

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, парламентның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитет рәисе Альберт Хәбибуллин 30 июнь көнне Актаныштагы сайлау участокларында булды. Россия Федерациясенең Төп канунына үзгәрешләр кертү буенча үткәрелүче тавыш бирүнең барышы белән танышты.

– Әйтергә кирәк, актанышлылар, һәрвакыттагыча, ил, республика, район күләмендәге сәяси чараларда зур әзерлек күрсәтәләр. Бүген, 30 июнь көнне, берничә авыл җирлегендә сайлау участокларында булдык. 1 июль – Гомумроссия тавыш бирү көненә әзерлек яхшы оештырылганлыгын күрдек. Бөтен шартлар да тудырылган, саклык чаралары күрелгән, халык килә. Безнең бер шигебез дә юк: актанышлылар тавыш бирүнең кирәклеген аңлый. Кешеләрнең кәефе күтәренке, моны күрмичә мөмкин түгел, – диде башкаладан килгән депутат Альберт Галимҗан улы.

– Гомумроссия тавыш бирү 25 июньнән башланып китте. Әлеге кампаниядә 30 июньгә 16 мең 638 сайлаучы катнашты. Бу – райондагы 22 мең 256 сайлаучының 74 проценты, – дип таныштырды район Советы рәисе урынбасары Рәйхан Галимҗанова. – Бик актив бара. Үткән сайлаулардан үзгә, халык та канәгать. Үзләре теләгән көндә, сәгатьтә тавыш бирә алалар. Саклык чараларын күреп, өйдә тавыш бирү оештырылды. Аннан да өлкәннәребез канәгать калды. Битлек, перчатка, ручка бирелүдән һәм үзләренә күрсәткән хөрмәттән күңелләре күтәрелде. Пандемия шартларында тудырылган мондый мөмкинлек халыкка юнәлтелгән булуы белән аерылып торды.

2831 нче сайлау комиссиясе сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта урнашкан. Төшкә хәтле алар да эшчәнлеген саф һавада, чатырда алып барды.

– Бу формат безгә бик уңайлы кебек тоелды, – дип ассызыклады әлеге участок сайлау комиссиясе рәисе Айгөл Галимҗанова – 57 нче бистә күпчелек яшьләрдән һәм урта буын кешеләреннән тора. Активлык күрсәтәләр. Берничә көнгә бүленүне дә уңай бәяләделәр. Чөнки үз вакытың, үз җаең белән килеп тавыш бирергә мөмкин. 1087 сайлаучыдан 810 сайлаучыбыз участокта тавыш бирергә өлгерде инде. Рәхмәт аларга.

– Шушы көнгә кадәр иртәнге якта – чатырда, кичке якта гимназия бинасы эчендә эшләдек. Бөтен шартлар тудырылды. Бүгенге көн таләпләренә туры китерергә тырышабыз, бөтен кирәкле әйберләребез дә бар. Бер тапкыр кулланыла торган ручка, перчатка һәм битлекләр. Ике сәгать саен дезинфекция үткәрелә, – диде комиссия әгъзалары.

Иртәгә, 1 июльдә, 20.00 сәгатьтә тавыш бирү төгәлләнәчәк.

undefined

undefined

undefined

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев