Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

ЯТЫП КАЛГАНЧЫ, АТЫП КАЛ: Актаныш районы җирлекләрендә үзара салым җыелырмы – сорауга халык үзе җавап бирә

Быелдан ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый торган мәсьәлә халык җыеннарында хәл ителәчәк. Гаять зур әһәмияткә ия шундый җыеннарның тәүгесе 9 ноябрь көнне Киров авыл җирлегендә оештырылды.

Соңгы елларда Татарстанда киң колач җәйгән үзара салым программасы  авыл халкының тормышын уңай якка үзгәртүгә саллы өлеш кертте.  Авыл кешесенә яшәү шартларын яхшырту өчен үзенә күрә бер стимулга да әверелде ул. Алар бердәм җыелган акчаның көчен дә, мөмкинлекләрен  дә аңлап, дәүләт программасына теләктәшлек белдерде. 

Моңа кадәр үзара салым җыю, аның күләмен билгеләү җирлекләрдә үткән референдумнарда хәл ителсә, быел үл үзгә форматка кертелүе белән игътибарга лаек. Быелдан ел әйләнәсе мөһимлеген югалтмый торган  мәсьәлә  халык җыеннарында хәл ителәчәк. 

Гаять зур әһәмияткә ия шундый җыеннарның тәүгесе 9 ноябрь көнне Киров авыл җирлегендә оештырылды. Биредә халык фикере тыңланып,  алга куелган эш планнары билгеләнде. Аңлашылганча, үзара салым акчасының тотылышы   халык җыены  үткәрү юлы белән хәл ителде. Шул рәвешле, 2020 елда Киров җирлегендә планлаштырылган эшләрне башкарып чыгу өчен җан башыннан 1000 сум күләмендә акча җыелачак. Үзара салым акчасын түләүдән беренче төркем инвалидлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, көндезге бүлектә укучы студентлар азат ителә. 

Актаныш районында мондый төр җыеннар дәвам итәчәк. Авыл халкына мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәсе килә: җыеннарда актив катнашып, җирлектә башкарылган (плалаштырылган) эшләргә үз фикерегезне белдерсәгез иде. Җирлек яшәешенә битараф калмыйк – тамчыдан күл җыела! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев