Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Һәйкәлгә яңа сулыш өрелә

Әгъбәс авылында һәйкәл төзекләндерелә

 

Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан район җирлекләрендәге Бөек Ватан сугышында һәлак һәм аннан кайткач вафат булганнар хөрмәтенә куелган бик күп һәйкәлләр төзекләндерелде. Әгъбәс авылындагы шундый һәйкәл дә бүген рестоврацияләнә.

-Әлеге һәйкәлне 2012 елда Казанда “Якташлар җәмгыятен” җитәкләүче якташыбыз, Вәсим Вахитов үзенең иганәчелек ярдәме белән куйдырган иде. Еллар үзекенекен итте. Һәйкәл шактый таушалды. Быел юбилей елы уңаеннан аңа косметик ремонт ясарбыз дип планлаштырган идек. Илдәге вазгыть сәбәпле, 9 Май бәйрәме кичектерелгәч, Вәсим Хуҗаҗан улы аны яхшылап эшләргә кирәк дигән фикерен җиткерде, -ди Чуракай авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйдәров.

Һәйкәлгә рестоврация эшләрен районның “Газстройсервис” оешмасы егетләре башкара. Инде соңгы эшләре бара. Һәйкәлнең иске плиткалары кубарып алынып, аны кире штукатурлаганнар. Тимердән каркас җыйганнар һәм яңа плиткалар ябыштыралар.

-Реставрация өчен чыгымнарның барысын да Вәсим абый күтәрде. Ул аларның бәяләрен дә әйтергә кушмады. Минем аңа барлык авыл халкы исеменнән зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Безнең җирлеккә ул бик нык ярдәм итә. Мәктәп, балалар бакчасы, күпер ремонты, юллар эшләү дисеңме, саный китсәң, исәбе-хисабы юк. Аңа сәламәтлек, уңышлар телибез.

Һәйкәл исә яшь буынга патриотик тәрбия бирүдә зур ярдәмче дә. Аны карап, чистартып торуда да мәктәп укучылары үзләреннән зур өлеш кертә. Янында торган пушка да бер үзгә ямь биреп тора. Анысының чисталыгы өчен дә җавап бирүчеләр бар.

Бергә карап торгач, әлеге участок һәрвакыт чиста булып, тир-якны матурлап тора.

Дөньялар рәтләнеп китсә, әлеге һәйкәлне төзекләндерүдән соң, тантаналы шартларда ачарга да планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев