Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Җылы булсын гомер көзләре

Безнең һәрберебезнең күңелендә кояш яши. Ул кояш – ярдәмчеллек, яхшылык, игелеклелек.

 

 

 

Игелеклелек – башка кешеләрнең борчу-мәшәкатьләрен, шатлыкларын үзеңнеке кебек кабул итә белү. Нәкъ менә шушы сыйфатлар кешене кеше итә, күңелендә кояш яшәтә.

Кешене мәрхәмәтле, шәф-катьле булырга кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк, дип беләбез. Киләчәктә кем генә булсак та, без  яхшы кешеләр булырга тиешбез.

Реклама

Өйдә әти-әниләребез, мәктәптә укытучы абый-апаларыбыз  бездә шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек, тәүфыйк-миһербан, игелек-изгелек, ярдәм, киң күңеллелек, кадер-хөрмәт, наз-
игътибар, юмартлык, сабырлык, итәгатьлелек кебек сыйфатлар тәрбиялиләр.

Әлеге  сыйфатлар өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү кебек изге эштә чагыла.

Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан, без сыйныфыбыз белән үзебезнең яраткан, хөрмәтле, рус теле  укытучыбыз, бүген лаеклы ялда булган Светлана Вәҗиева янына бардык. Аның хәлен белештек, бәйрәм белән котладык, ярдәмебезне тәкъдим иттек, аның изге догаларын, матур теләкләрен тыңлап кайттык. Ул безне ачык йөз белән каршы алды, һәрбер баланың аркасыннан сөеп, кочаклап күреште. Сыйныфта булган кызыклы хәлләрне искә төшердек, үзебезнең яңалыклар белән бүлештек. Өлкән кешегә күп кирәкми, әз генә игътибар, йөрәктән чыккан бер җылы сүзгә дә чиксез шатланып, озатып калды ул безне. Безгә дә рәхәт булып китте.

Светлана Барый кызына ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, балаларының, оныкларының кадер-хөрмәтен тоеп яшәвен телибез. Гомер көзе кояшлы һәм җылы булсын!

Актанышның 2 нче урта мәктәбенең 7 В сыйныфы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев