Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Юллар уяулык таләп итә

Ел саен юл-транспорт фаҗигаләрендә меңнәрчә кешенең гомере өзелә. Юл кырыйларындагы һәйкәлләрнең елдан-ел күбәюе дә юллардагы һәлакәт билгеләре. Күпме гомерләр вакытсыз кыела. Ноябрьнең өченче якшәмбесе БМО Генераль Ассамблеясе Резолюциясе нигезендә Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтендә үлүчеләрне искә алу көне дип игълан ителде. Шул уңайдан районның мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар уздырылды.

Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү исә, бүгенге көннең иң актуаль проблемаларының берсе булып кала бирә. Чөнки республикабызда автотранспорт саны, юлларда машина хәрәкәте көннән-көн арта бара. Шуның нәтиҗәсендә балаларның юл-транспорт һәлакәтенә юлыгу куркынычы да көчәя. Бала мәктәптә укыганчы ук юлда йөри башлый. Шуңа күрә балаларның урамда һәм юлда үзләрен дөрес тоту кагыйдәләрен өйрәнүгә әзерлекне балалар бакчаларында ук оештыру максат итеп куела. Бала чакта алган белем һәм күнекмәләр яхшы үзләштерелә, тиз генә онытылмый, гомер буе саклана. Балаларда кечкенәдән үк юлда йөрү кагыйдәләрен формалаштыру әти-әниләрнең, балалар бакчасы хезмәткәрләренең бурычы булып тора. 

“Каенкай” балалар бакчасында да юл йөрү кагыйдәләре буенча алган белемнәрне ныгыту һәм юл-транспорт һәлакәтендә һәлак булганнарны искә алу максатыннан чара үткәрелде. Анда Актаныш районы ЮХИДИ бүлегенең профилактика буенча җитәкчесе Лена Фазлиева да катнашты. 
Чара барышында икенче кечкенәләр төркеме балалары “Юлда булсаң, бул өлгер, юл кагыйдәсен нык бел!”, уртанчылар төркеме балалары “Юл кагыйдәләре – безнең дусларыбыз” дигән тема астында чыгыш ясадылар. Чараларның максаты булып,  балаларның юл билгеләрен аера белүне, юлда хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтүне дәвам итү, юлларда күзәтүчәнлекне, игътибарлылыкны, мөстәкыйль фикерләүне үстерү, урамда, җәмәгать транспортында үз-үзеңне тоту культурасы тәрбияләү иде. Бәйрәмне күңелле һәм кызыклы алып баруда тәрбиячеләр Миләүшә Салихова, Гөлсия Мирзаһитова, Чулпан Шәйхетдинова, физкультура инструкторы Роза Шәйхетдинова, музыка җитәкчесе Айназ Хәлилованың хезмәтләрен уңай яктан бәяләп үтәргә кирәк. 

– Безнең “Каенкай” балалар бакчасында балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында белем бирү буенча эш системалы рәвештә күп төрле юнәлештә алып барыла.  Әңгәмәләр, матур әдәбият чыганаклары белән таныштыру, шигырьләр ятлау, видеолар карау, сәяхәтләр үткәрү керә.  Өйрәтүнең иң уңышлы формаларының берсе – уеннар. Чөнки уен барышында бала үзен шул ситуациягә куеп карый, фикерли, ситуациядән чыгу юлын эзли. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтү буенча тәрбиячеләр төрле проектлар эшләделәр. Шулай ук өйрәтелгәннәрне ныгыту максатында төрле тематик кичәләр, викториналар, күңел ачуларның да әһәмияте зур. Уңышлы эш төрләренең берсе булып, ЮХИДИ хезмәткәрләре белән даими хезмәттәшлек тора. Һәр төркемнең уен бүлмәсендә юл хәрәкәтләре  кагыйдәләрен өйрәтү почмаклары булдырдык. Анда сюжетлы-рольле уеннар өчен атрибутлар, транспорт төрләренең макетлары  булдырылды, – ди Чулпан Шәйхетдинова.  

Балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә балалар бакчасы ата-аналар белән дә бердәм эшчәнлек алып бара. Әлеге чарага да ата-аналар кулы белән эшләнгән юл макетларыннан, балаларның рәсемнәреннән күргәзмәләр оештырылган иде. Балалар чара барышында юл куркынычсызлыгы темасын бик иҗади яктырттылар, сорауларга оста итеп җавап бирделәр, биремнәрне төгәл үтәделәр. Кунакка килгән Белмәмеш белән Буратинога юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнергә булыштылар. 

–14 ноябрьдән 20 ноябрьгә тикле юл һәлакәтендә фаҗигале төстә вафат булганнарны искә алу атналыгы узды. Шуның кысаларында мәгариф учреждениеләрендә төрле чаралар үткәрелде. Болар инде зур югалтулар кичергән гаиләләргә рухи яктан булса да, теләктәшлек йөзеннән оештырыла. Юл фаҗигаләрен булдырмас өчен балаларга кечкенәдән үк юл кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәклеген аңлатырга кирәк. Әкияти геройлар аша кечкенәдән үк бала күңеленә юл кагыйдәләрен төшендерү    аларны үскәч сакларга ярдәм итәчәк. Ә өлкәннәр балаларга үрнәк күрсәтергә, үзләре дә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы. Чөнки балалар өлкәннәрдән үрнәк ала. Әгәр әти-әнисе тиешсез урыннан юлны аркылы чыга икән, бала да шуны ук кабатлаячак. Шуның өчен, хөрмәтле әти-әниләр, юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәгез иде, – дип фикерен җиткерде Лена Фазлиева. 

Ә балаларга ул юлларда игътибарлы булырга кирәклеген искәртте. Һәм үзенең тематик китапларын, балалар бакчасына тематик конструкторын бүләк итте. 

Балалар да, үз чиратларында, апаларына рәхмәт әйтеп, юлларда сак булырга сүз бирделәр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев