Актаныш

Үзәктән җылыту кайчан туктатылачак?

Күп фатирлы йортларны ике контурлы газга тоташтыру быел тәмамланырга тиеш. Чөнки үзәктән җылыту системасы эшләүдән туктый. Бу хакта район хакимияте бинасында узучы чираттагы брифингта хәбәр иттеләр.

Районда фатирларны ике контурлы газга тоташтыру башлангач, халыктан бик күп сораулар да керде. Аңа каршы булучылар да бар. Татарстан Республикасы Газлаштыру фонды программасы кысаларында районда күп фатирлы йортлардагы фатирларны шәхси газ казаннары аша җылытуга күчү, яңа блок-модульле газ казаннары төзү буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Руслан Гарипов аңлатма бирде.

– Бүгенге көндә газлаштыру программасы буенча эш бара. Әлеге программага 57 күп фатирлы йорттагы 1260 фатир кергән. Шуларны ике контурлы газ белән тоташтырырга тиеш булабыз. Бүленеш буенча дүрт подряд оешмасы эшли. Эш барышына килгәндә, фасадларга газ торбалары сузу эше 95 процентка, эчкә газ торбалары сузу да 95 процент тирәсе башкарылды. Ике өйгә генә газ кертү башланмады. Болар Ленин проспектындагы 38 нче һәм 61 нче йортлар. Аларда да эшне башлап җибәрәбез.

Йортларда газ казаннары урнаштырабыз һәм җылылык системасын эшлибез. Ул да 50 процент тирәсенә якынлашып бара. Оешма-предприятиеләрне җылыту өчен 11ноктада газ казаннары куела. Аларның барысының да фундаментлары эшләнеп бетте. Биш газ казаны урнаштырылды. Калганнары да кайтып җитте. 1 августка тикле аларын да урнаштырып бетерербез дибез. Урамнарда биш чакрымга якын газ торбалары сузасы бар. Шкафлары кайтып җитәргә тиеш. Аларын да 1 августка тикле куярбыз дигән өмет бар. Иң авыры, халык белән килешүләр төзергә, каршы килгән кешеләр белән сөйләшүләр алып барырга кирәк. Җәй уртасына җиттек, көзгә тикле боларны эшләп бетереп, газны җибәрү бурычы куела.

Рәшит Фәрдиев, “Яран” торак-милекчелек ширкәте җитәкчесе:

– Газлаштыру буенча 55 йортта эшләр төгәлләнеп килә. Июльнең 15ләренә килешүләр төзүне дә төгәлләрбез дибез.

– Фатирларга газ кертү буенча бәяләрне кем билгели? Халык тарафыннан кыйммәт дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

– Бәяләрне Газлаштыру фонды билгеләде. Аның үзенең калькуляцияләре бар. Газлаштыру башка районнарда да бара. Аларда да шундый бәяләр куелган.

Реклама

– Узган ел газ кергән фатирлар белән быелгылары арасындагы бәяләрдә аерма сизеләме?

– Еллык инфляцияләргә бәйле рәвештә, бәяләр аерыла. Әмма күп түгел.

– Фатирларына газ кертергә каршы булучылар белән ни булыр?

– Безнең максат, йортларны тапшырганда, һәр фатирның газ плитәсенә булса да, газ китерү. Ә инде бәяләре белән килешмәгән, газ кертергә теләмәгән кешеләр яңадан үзләре проектка кертеп, газ казаны аламы, җылылык системасын эшлиме, аларын үзләре башкара. Чөнки быелдан үзәктән җылыту аерыла. Бер-ике кеше өчен генә ул калмаячак.

– Чыннан да, үзәкләштерелгән җылыту быелдан булмый. Чөнки трассалар да өзелә, казаннар да әзерләнми. Йортлардагы газ торбалары да өзелде, – дип өстәде “Коммунсервис-Актаныш” ҖЧҖ директоры Римма Кустова.

– Мәгълүм булганча, 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артты? Бу ни хисапка?

– Биш еллап инде һәр елны 1 июльдән коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр артып килә. Узган елның ноябрь аенда быелның 1 июленнән бәяләр артуы хакында карар кабул ителгән иде. Аны дәүләт тариф комитеты раслады. Шуның нәтиҗәсендә коммуналь хезмәтләр уртача 4 процент тирәсенә артты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
Осталось символов: