Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тема дня "Газета"

Зур тормыш юлына фатыйха

Кичә, 17 июнь көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат та  XI сыйныфны тәмамлаучы 24 укучысын олы тормыш юлына озатты.

Быел мәктәпләрне тәмамлаучылар өчен  район үзәгендә шау-шулы чыгарылыш кичәләре үткәрелмәде. Аларга өлгергәнлек турындагы аттестатны гади шартларда, кеше күп җыймыйча гына, үз мәктәпләрендә тапшырдылар. Чөнки БДИны быел югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә тапшыра. 17 июнь көнне сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернат та  XI сыйныфны тәмамлаучы 24 укучысын олы тормыш юлына озатты. Ачык һавада узган чарада район башлыгы Энгель Фәттахов та катнашты.

Гимназия-интернат директоры Рузилә Гарипова укучыларның һәрберсенә аерым бәя биреп, аларга киләчәктә уңышлар теләде. Кулларына Рәхмәт хатлары һәм аттестатлар тапшырды.

-Бүген дулкынландыргыч та, шул ук вакытта бик матур да бәйрәм. Кеше гомере берничә этаптан тора. Шуның иң матур хатирә буларак истә кала торганы - мәктәп еллары. Сезнең дә уку чорының биш елы гимназиядә үтте. Сез биредә үзегезнең эзегезне калдырасыз. Белем, спорт, сәнгать юнәлешләрендә үзегезне бары тик уңай яктан гына күрсәттегез. Алда сезне бердәм дәүләт имтиханнары көтә. Сез аны югары балларга бирерсез дип ышанабыз. Үзегез сайлаган югары уку йортларына кереп, яхшы белгечләр булып чыгарсыз дип өметләнәбез. Һәм үзегез укыган гимназияне онытмассыз, килеп йөрерсез, дуслар булып калырсыз дип тә ышанабыз, -диде ул. 

-Бу ел аеруча үзенчәлекле булды. Мәгариф системасында балаларга мөстәкыйльлек кирәк диләр иде. Менә мөстәкыйльлек нәтиҗәсе. Балаларыбыз ике ай буе интернет аша үзләре генә укыдылар. Нәтиҗәләре әйбәт булыр дип өметләнеп калам. Аларга уңышлар гына телим, - ди XIб сыйныф җитәкчесе Миләүшә Абдуллина. 

XIа сыйныф җитәкчесе Алсу Харрасова да нәкъ шул фикердә. 

Гимназия-интернатны быел ике укучы кызыл аттестатка һәм алтын медальгә тәмамлады. Әлеге бәхетле укучылар: Сөмбелә Хөҗҗәтова һәм Эльвина Галләмовага аттестатларын район башлыгы үзе тапшырды. 

-Әлеге гимназия-интернат татар дөньясына күпме шәхесләр үстереп бирә. Аның миссиясе дә шул. Бүген ул үзенең шул бурычларын яхшы башкарып килә. Сез аның чираттагы җимешләре дияргә кирәк. Балалар, сез гади чорда яшәмисез. Бүген бер уку йортына кердең дә, минем һөнәрем була, киләчәк язмышым хәл ителде дип яши торган заман түгел. Гомер буе укырга, гомер буе эшләргә кирәк. Алдан ук шундый максат куеп, аңа ирешү өчен тырышырга кирәк. Укып бетерегез дә, Актанышка кайтыгыз дигән максат куймыйбыз. Кайда гына булсагыз да, кеше булып калыгыз. Гимназиядә укыганыгызны, укытучыларыгызны, әти-әниләрегезне, туган ягыгызны онытмагыз. Туган ягыбызның патриотлары булып яшәгез. Уңышлар, сезгә, - диде ул. 

Гимназиядә быелгы “Ел укучысы” исеменә Эльвина Галләмова лаек булды. Ул үзенең рәхмәт сүзләрен әти-әнисенә, гимназия коллективына юллады. 

-Уку дәверендә бик нык тырышырга туры килде. Сезнең ярдәмнән башка мин мондый уңышларга ирешә алмас идем. Гимназиядә укыганда мин белемемне генә түгел, рухи байлыгымны да арттырдым. Үз юлымны таптым дисәм дә була. Кадерле укытучылар, сез биргән белемнәр, киңәшләр мине гомер юлымда гел әйдәп бардылар һәм барачаклар. Мин сезгә чиксез рәхмәтләремне җиткерәм. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, алдагы гомер юлыгызда да уңышлар гына телим, - диде ул. Ахырдан яңгыраган саубуллашу вальсы күңелләргә моңсулык өстәсә дә, укучылар әле гимназия белән араларын өзмиләр. Алда – имтиханнар. Аларны уңышлы тапшырырга язсын. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев