Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Россиялеләрдән җыелган акчага Казанның сугыш ветераннары госпитале өчен җиһазлар алганнар

Волонтерлар берничә ай дәвамында бөтен Россия буйлап ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган.

Казанның сугыш ветераннары госпиталенә «Кызыл канәфер» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашучылардан җыелган акчага медицина җиһазлары сатып алганнар.

 «Без ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы өлешләрен тикшерү өчен махсус җиһаз юнәттек. Хәйрия фонды безнең үтенеч белән гомуми бәясе 2,6 миллион сумнан артык тәшкил иткән видеоколоноскоп, видеогастроскоп, система видеоүзәге һәм сигез кресло-коляска сатып алды», - диде «Татар-информ» агентлыгына госпитальнең баш табиб урынбасары Рамил Мөхәммәтдинов.

«Буыннар хәтере» фонды волонтерлары берничә ай дәвамында россиялеләрдән ветераннарга ярдәм итү өчен акча җыйган, алмашка кызыл канәфер беркетелгән значоклар бүләк иткәннәр.

Реклама

Акция тәмамланганнан соң фонд хезмәткәрләре Казанның сугыш ветераннары госпиталенә медицина җиһазлары сатып алган.

Фото: Регина Гумарова

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/10/09/173109/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев