Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

“Урман утырту көне”нә Татарстанда 2,8 млн агач үсентесе әзерләнгән

Былтыр “Урман утырту көне”, “Урман атналыгы” акцияләре кысаларында, 900 гектар мәйданда урман үсентеләре утыртылган.

 Урман утырту көнендә Татарстанда яшәүчеләр якынча 2,8 млн агач үсентесе утыртачак. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында брифингта урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров әйтте.

27 апрельдә республикада “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе узачак. Бу максатларга ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы 2,8 млн данә утырту материалы әзерләгән. Бу - гади нарат, Европа чыршысы, юкә, миләш агачлары. Барлыгы 650 га мәйданда урман утырту ниятләнә. Быел питомникларда барлыгы 30 млн данәдән артык утырту материалы үстереләчәк.

Былтыр “Урман утырту көне”, “Урман атналыгы” акцияләре кысаларында, 900 га мәйданда урман үсентеләре утыртылган. 3,8 млн агач үсентесе кулланылган. Узган елда Татарстанда 2379 гектар мәйданда урман торгызу эшләре башкарылган, шул исәптән яңа урман культуралары 1799 гектар мәйданда утыртылган. Урман питомникларында 31 млн данәгә якын утырту материалы үстерелгән.

Быел урманнарны ясалма торгызу эшләре 1729 га мәйданда башкарылачак. Табигый торгызылу 542 га мәйданда үткәрелә. “Быел киселгән һәм корыган урман үсентеләре урынына яңадан урман торгызу 61,1 процент тәшкил итә. 2024 елга бу күрсәткечне 100 процентка җиткерү бурычы тора”, - диде Равил Кузюров.

Реклама

Казан тирәсендә урманнарны Биектау районында “Дачное” бистәсе янында, Питрәч районында Иске Шигали янында һәм Лаеш районында Вороновка бистәсе янында утырту ниятләнә. Министр республика халкын акциядә катнашырга өндәде.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/23/185078/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X