Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

19 июньдә "Волга» эксперт штабы Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында фикерләшә

Белгечләр онлайн-15 сәгатьтә җыелачак, барлык теләүчеләр аларга сораулар бирә алачак.

19 июнь көнне 15.00 сәгатьтә «Волга» экспертлар клубы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек турында онлайн форматта фикер алышачак.

"Катлаулы эпидемиологик вәзгыять тавыш бирүне үткәрүгә нинди таләпләр куя? Җәмгыять яңалыкларны кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер? Чыннан да, тавыш бирү барышын күзәтүчеләр сыйфатында танылган блогерлар чыгыш ясаячакмы?"- бу мәсьәләләрне оештыручылар экспертлар алдына куя.

Оештыручылар экспертлар өчен түбәндәге сорауларны әзерләде: “Килеп туган эпидемиологик хәл нинди таләпләр куя?”, “Җәмгыять яңалыкларны кабул итәргә ни дәрәҗәдә әзер?”, “Чыннан да, тавыш бирү барышын күзәтүчеләр сыйфатында танылган блогерлар чыгыш ясаячакмы?»
 

УтырыштаТР Үзәк сайлау комиссиясе  рәисе Андрей Кондратьев, Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Борис Менделевич, Гомумроссия тавыш бирүенә әзерлек буенча РФ Иҗтимагый палатасының эшче төркеме әгъзасы, милли кыйммәтләрне яклау фонды президенты Александр Малькевич катнашачак.
 

Фикер алышуга җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча белгечләр: Россия политконсультантлар ассоциациясе президенты Алексей Куртов, җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча Россия ассоциациясе президенты Станислав Наумов, «Җәмәгатьчелек фикере» фонды проектлары социологы һәм директоры Лариса Паутова да кушылачак.
 

Шулай ук онлайн-фикер алышуда «Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең милли лигасы» («GR-лига») коммерцияле булмаган партнерлыгы президенты Марат Бәширов һәм «Бәйсез иҗтимагый мониторинг» ассоциациясенең башкарма директоры Алена Булгакова катнашачак.
 

Барлык теләүчеләр экспертларга турыдан-туры трансляции барышында  комментарийлар бүлегендә  сораулар бирә алалар.  
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев