Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Атна ахырында тагын җылытачак

Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә

 

 

 

Бу атнада Татарстанда кабат тотрыксыз һава торышы көтелә. Нульдән түбән температура күтәреләчәк, кар, буран һәм яңгыр көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Шулай итеп, иртәгә, 20 декабрьдә республикада -22 градус салкын һәм томан көтелә. Урыны белән бераз кар яварга мөмкин. Чәршәмбе явым-төшем фаразлана. Төнлә һава температурасы -10..-15 градус, урыны белән -20 градус көтелә. Көндез -6..-11 градус, аязганда -14 градуска кадәр салкын көтелә.

22 декабрьдә төнлә явым-төшем көтелми, терекөмеш баганасы -13..-18 градуска төшәчәк, аязганда – -19..-24 градуска. Көндез урыны белән җепшек кар, буран, көчле җил фаразлана. Һава температурасы -1..-6 градус көтелә.

Якынча мәгълүматлар буенча, җомга һәм шимбә Татарстан кабат циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында булачак.

«Җепшек кар, урыны белән яңгыр, бозлавык, буран, көчле җил фаразалана. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус, көндез -2...+3 градус», - дип фаразлый синоптиклар.

Чыганак 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев