Актаныш

Актаныш районы

16+
2024 - Гаилә елы
В республике

Изоляция вакытында татарстанлылар күбесенчә дачага бару өчен SMS-рөхсәт алган

SMS-сервис эшли башлаганнан бирле изоляция чорында кая да булса барырга рөхсәт алу өчен системада 630 мең татарстанлы теркәлгән.

undefined

(Казан, 9 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстанда яшәүчеләр изоляция чорында кая да булса бару өчен 1 миллион 400 меңгә якын рөхсәт алган. Шул ук вакытта, дачага бару һәм дару алып кайту иң популяр максатлар булган, дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

«Иң популяр максат – 742 мең SMS – дачага бару. Икенче урында – дару алып кайту. Әлеге уңайдан 336 мең SMS-мөрәҗәгать килгән», - диде Галимова.

Татарстанлылар арасында популярлык ягыннан ике максат өченче урынны бүлешкән, аларның һәркайсы 119 мең SMS җыйган. Болар – кредит оешмалары һәм почтага, шулай ук табибка һәм ветеринария клиникасына бару.

SMS-сервис эшли башлаганнан бирле изоляция чорында кая да булса барырга рөхсәт алу өчен системада 630 мең татарстанлы теркәлгән.

https://tatar-inform.tatar/news/society/09-04-2020/izolyatsiya-vakytynda-tatarstanlylar-k-besench-dachaga-baru-chen-sms-r-hs-t-algan-5735043

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев